Студентларның «Tatarstyle» декоратив-сәнгать һәм дизайн иҗади остаханәсе

Катнашучылар саны: 15-30.

Җитәкче: Рада Инсафов кызы Салахова, доцент, педагогика фәннәре кандидаты, Россия дизайнерлар Союзы әгъзасы.

Студентларның «Tatarstyle» декоратив-сәнгать һәм дизайн иҗади остаханәсе Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының милли сәнгать һәм дизайн кафедрасы базасында 2009 нчы елдан эшли. Остаханәнең иҗат кредосы: «Традицияләрне һәм яңа тенденцияләрне көтелмәгәнчә кушу, эксклюзив идеяләр белән чишү!».

«Tatarstyle» остаханәсе эшчәнлеге Идел буе халыкларының милли костюм, һөнәрләрне саклау, үстерү, поулярлаштыруга һәм аларны декоратив сәнгатьтә, интерьер дизайнында куллануга корылган. Студентлар декоратив сәнгать эшләнмәләре, кием коллекцияләре авторлары һәм модельләр буларак үзләренең иҗади хыяларын тормышка ашыру һәм университет данын Бөтенроссия һәм Халыкара аренада яклау мөмкинлегенә ия.

Уңышлар, күрсәткечләр:

  • Балаларның һәм яшьләрнең Казан шәһәрендә уздырылган Халыкара «Яз галәмәтләре»конкурс –фестивале лауреатлары;
  • Казан шәһәрендә уздырылган Халыкара интернациональ мода фестивале лауреатлары;
  • Казан шәһәрендә уздырылган Халыкара «Imagesoffashion»яшь дизайнерлар һәм модельерлар конкурсы лауреатлары;
  • Казан шәһәрендә уздырылган Халыкара III International musik and art competitive festival «Guiding Star», Helsinki-Stockholm-Tallin, 2014 конкурсы лауреатлары;
  • “Юл күрсәтүче Йолдыз» III халыкара фестиваль – конкурс «Хельсинки (Финляндия), Стокгольм (Швеция), Таллинн (Эстония) 2014 лауреатлары;
  • 2015 нче елда Польшаның Живец шәһәрендә уздырылган Халыкара «Талантлар калейдоскобы – 2015» иҗатфестивале лауреатлары;
  • Казан шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия күләмендәге «Этномириада» традицион сәнгать фестивале лауреатлары;
  • Яшь дизайнер һәм стилистларның «Весна УПИ в Уральском»; халыкара студентлар фестивале кысаларында Бөтенроссия күләмендәге вузара «Яңа караш» конкурсы лауреатлары;
  • Казанда уздырылган регионара «Компьютер графикасы һәм дизайн» конкурсы лауреатлары;
  • Идел буе студентларының Казанда уздырылган «Милли хәзинә» халык иҗаты фестивале дауреатлары;
  • Ел саен уздырыла торган «КФУда ел студенты» конкурсында «Студентларның иң яхшы иҗат коллективы-2015» номинациясендә җиңүчеләр;
  • Ел саен уздырыла торган «Беренче курс студенты көне» студентлар фестивале җиңүчеләре;
  • Республика яшьләр форумы – 2014 лауреаты;
  • «Язгы стиль» студентларның дизайн конкурсы лауреатлары һ.б.

Иҗат остаханәсенең ишекләре һәркем өчен ачык.

Түбәндәге юнәлешләргә язылырга мөмкин:

– «Tatarstyle» костюм студиясенә модельләр туплау- Хасанова Регина;

– «DeriMosaic» тире мозаикасы остаханәсе – Рафикова Эльвира, Даутова Динара;

– «Нырты челтәре бәйләү» остаханәсе  – Закирова Рания;

– «Алтын белән чигү» остаханәсе – Борһанова Алсу;

Остаханә кураторы, костюмнар дизайнеры – Каазик Елена.

Адрес: Татарстан урамы,2 й., 475 кабинет, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы.

Контакт: Рада Инсаф кызы Салахова, тел.: 89600376853, rada_salahova@mail.ru