«Мизгел» халык театры.

Эш юнәлеше: театр.

Катнашучылар саны: 20-30

Укытучы, җитәкче: РТның халык, РФның атказанган артисты Марсель Бакир улы Җаббаров.

Тарих: «Мизгел» театрына 1996 нчы елның сентябрендә элекке Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультеты базасында (хәзерге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты)нигез салына.

«Мизгел» яшләр театрының эшчәнлеге түбәндәгеләргә юнәлтелгән:

– яшь буынга рухи һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү;

– студентларның талантын ачу һәм үстерү;

– туган телне саклау һәм үстерү.

20 ел дәвамында театр эшчәнлеге уку йортында гына түгел, республика күләмендә дә танылды. Театр репертуарында күренекле әдипләрнең – Ә.Еники, М.Кәрим, Ә.Атнабаев, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Х.Вахит, А.Дударев кебек классикларның әсәрләре бар. «Мизгел» театры Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрлары белән иҗади хезмәттәшлек итә.

Уңышлар, күрсәткечләр:

  • Республика вакытлы матбугатында тетар хакында публикацияләр;
  • Телевизион тапшырулар (“Татарстан – Яңа гасыр” фондында 4спектакль саклана).

Контакт: Марсель Бакир улы Җаббаров, тел.: 89172339939.