КФУның «Штрих» рәсем сәнгате студиясе

Әгәр син матур ясыйсың, үзең күргән һәм хыялланган дөньяны башка берәү дә булдыра алмаганча рәсемгә төшерергә телисең икән, һичшиксез, «Штрих» рәсем сәнгате студиясенә кил. Син монда фикердәшләр табырсың. Без иҗат очышының, сәнгать әсәре тудырудан илһам алуның нинди хис икәнен бик шәп беләбез.

Эшчәнлекнең юнәлеше

«Штрих» рәсем сәнгате студиясе – ул төрле институтларда укучы, рәсем ясарга өйрәнергә, яки бу өлкәдәге күнекмәләрен камилләштерергә теләгән студентлар өчен иҗат остаханәсе.

Монда кемнәр шөгыльләнә ала һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Казан федераль университетының Универсиада авылында һәм башка җирләрдә яшәүче студентлары һәм хезмәткәрләре – без Сезне көтәбез!

Элемтә өчен телефон: 8-987-265-63-29, яки

безнең ВКонтакте (https://vk.com/club24707857) төркеменә керергә була.

Төп чаралар

Без үзебездә шөгыльләнгән студентларның эшләреннән төрле күргәзмәләр, мастер-класслар оештырабыз. Югары уку йортлары, шәһәр күләмендәге төрле чараларда катнашабыз.

Монда шөгыльләнү студент өчен нәрсә бирә?

Безнең студиядә гамәлгә ашырыла торган  «Рәсем һәм декоратив сәнгать» курсы рәсем, композиция, әвәләп ясауны үз эченә ала. Шушы юнәлештә комплекслы өйрәтү иҗади мөмкинлекне үстерергә, төрле материаллар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Студиядә шөгыльләнү фикерләүне, пространстволы уйлауны, колористик зәвыкны үстерергә, иҗади ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Матурлыкны үз кулларың белән тудыррыга ярдәм итә.

Расписание

Дәресләр сишәмбе 17.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр уздырыла.

Җитәкчелек

Укытучы – ТР һәм РФның атказанган рәссамы Камалов Рифкат Вали улы (студияне 1998 нче елдан җитәкли). Элемтә өчен телефон: 8-927-427-02-85.

Рифкат Камалов – П.П.Беньков исемендәге сәнгать училищесын, соңрак Ташкентта Островский исемендәге Театраль сәнгать институтын тәмамлаган. Хәзерге вакытта КХТИ да дизайн, рәсем һәм сынлы сәнгать кафедрасында эшли. Аның хезмәтләре Халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелгән. Россия, Франция, Израиль, Германиядәге музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Студиянең укытучысы – Габитова Резеда Айдар кызы (https://vk.com/id3439812) (2011 нче елдан студия җитәкчесенең урынбасары) Элемтә өчен телефон: 8-987-265-63-29.

Резеда Айдар кызы 2004 нче елда 4нче номерлы Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый. Аннан, КФУ студенты буларак, 5 ел дәвамында (2005-2010 елларда) «Штрих» студиясендә шөгыльләнә. Университетта уздырылган төрле күргәзмәләрдә катнаша. 2011 елның февраленнән студиядә укыта башлый.

Безнең адрес:  Универсиада авылы, 5нче йорт, 2 п. (1 этаж).

ВКонтакте челтәрендә: https://vk.com/club24707857.

Резеда Айдаровна – 8-987-265-63-29, rezeda_his@list.ru;