«Artwith» иҗат коллективы

Эш юнәлеше: оригиналь жанр театры

Кеше саны: 14

Мөгаллим, җитәкче: Маланина Анастасия Николаевна, А.М. Бутлеров исемендәге  Химия институтының 3 курс студенты

Тарих: «Artwith» оригиналь жанр театры Химия институтында 2016 елда барлыкка килде. Оригиналь юнәлеш гәрчә элек булса да, 2016 елда гына коллективны театр дип атап, аңа  исем бирү карарына киленде. Бер урында таптанмас өчен, башкачарак жанр үзләштерү максатыннан, үзеңне яңа идеяләр, юллар һәм мөмкинлекләр эзләү фикере моңа этәрде. Әүвәл куллар пластикасы театры төп жанр буларак кабул ителеп, «Lovestory»  һәм  «Сәнгать көче» постановкалары эшләнде. Бер елдан соң “2016 ел Беренче курс студенты көне”нә әзерлек барышында  номер хакында фикер алышуда команда яктылык белән уйнады,  ә аның антиподы булган – күләгә әле файдаланылмады. Нәтиҗәдә театр үз юнәлешен үзгәртте һәм хәзерге вакытта ул күләгәләр театры буларак эшли.

Казанышлар:

  • “Беренче курс студенты көне – 2015” КФУның факультетара фестивале (“Яктылык театры” номинациясендә 2 урын)
  • “Беренче курс студенты көне – 2015” Казан вузара ачык фестивале (“Оригиналь юнәлеш” номинациясе Дипломанты)
  • “Студентлар язы – 2016” КФУның факультетара фестивале (“Яктылык театры” номинациясендә 1 нчеурын)
  • “Беренче курс студенты көне – 2016” КФУның факультетара фестивале (“Күләгәләр театры” номинациясендә 1 нче урын)
  • “Беренче курс студенты көне – 2016” Казан вузара ачык фестивале (“Оригиналь юнәлеш” номинациясендә Көмеш лауреат)
  • “Студентлар язы – 2017” КФУның факультетара фестивале (“Күләгәләр театры” номинациясендә 1 нче урын)
  • “Татарстан республикасы Студентлар язы – 2017” студентлар иҗтының республика фестивале (“Оригиналь жанр” номинациясендә Гран-при)

Контакт: Маланина Анастасия Николаевна, 89376276437