Эш юнәлеше: театр.
Катнашучылар саны: 20-30
Укытучы, җитәкче: РТның халык, РФның атказанган артисты Марсель Бакир улы Җаббаров.
Тарих: «Мизгел» театрына 1996 нчы елның сентябрендә элекке Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультеты базасында (хәзерге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты)нигез салына.
«Мизгел» яшләр театрының эшчәнлеге түбәндәгеләргә юнәлтелгән:
– яшь буынга рухи һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү;
– студентларның талантын ачу һәм үстерү;
– туган телне саклау һәм үстерү.
20 ел дәвамында театр эшчәнлеге уку йортында гына түгел, республика күләмендә дә танылды. Театр репертуарында күренекле әдипләрнең – Ә.Еники, М.Кәрим, Ә.Атнабаев, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Х.Вахит, А.Дударев кебек классикларның әсәрләре бар. «Мизгел» театры Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрлары белән иҗади хезмәттәшлек итә.
Уңышлар, күрсәткечләр:
- Республика вакытлы матбугатында тетар хакында публикацияләр;
- Телевизион тапшырулар (“Татарстан – Яңа гасыр” фондында 4спектакль саклана).
Контакт: Марсель Бакир улы Җаббаров, тел.: 89172339939.