Мәгълүмати технологияләр һәм энергетик системалар бүлеге

Дөньякүләм фәнни-техник прогрессның һәм икътисади үсешнең этәргече булып мәгълүмати технологияләрне һәм энергетик системаларны интеграциялләштерү тора. Мәгълүмати технологияләр һәм энергетик системалар тормышыбызның барлык өлкәләрендә кулланыла . Энергияне тоту, энергоэффектив технологияләр уйлап чыгару, мәгълүматны эшкәртү һәм үзләштерү, катлаулы техник һәм технологик комплекслар белән идарә итү, автоматлаштыру кешелек яшәешенең мәҗбүри шартлары булып тора.

Мәгълүмати технологияләр һәм энергетик системалар бүлеге автоматлаштыру һәм алдынгы технологияләр факультеты базасында оештырыла. Бүгенге көндә әлеге бүлектә 10 профессор һәм 50 дән артык фән кандидаты эшли, 2000 гә якын студент, 40 тан артык аспирант һәм соискатель белем ала. Мәгълүмати технологияләр һәм энергетик системалар бүлеген тәмамлаучылар технологик һәм энергетик җиһазлар, авиация объектлары һәм космос техникасы, транспорт һәм юл төзү машиналары һ.б. техник җайланмалар ясау белән бәйле машина төзелеше өлкәсендә эшлиләр.

Мәгълүмати технологияләр һәм энергетик системалар бүлеге аналитиклар, инженерлар, IT-белгечләр (web-дизайнерлар, программистлар, администраторлар һ.б.), энергетика белгечләре, технологлар һәм энергетика, информатика өлкәсе белән бәйле башка белгечләр әзерли.

Бүгенге көндә республикабызда  бу  юнәлешләрдә эшләүче  белгечләр бары тик КФУның Яр Чаллы институтында гына әзерләнә.