Автомобиль бүлеге

Тарихы

Бүлек тарихы Яр Чаллы шәһәренең ААҖ «КАМАЗ» оешмасын югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү максатыннан оештырылган ике техник факультетның эшчәнлеге белән бәйле. 1980 нче елда машина төзү факультеты ачыла. Ул автомобиль техникасын җитештерү өчен белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән беренче факультет була. 1983 нче елда конструктор, автомобильләрне эксплуатацияләү һәм сервис хезмәте күрсәтү белгечләренә ихтыяҗ арту нәтиҗәсендә икенче факультет – Автомеханика факультеты оештырыла.

Бүгенге көндә бүлек 11 юнәлештә   бакалавлар (12 профиль), 9 юнәлеш буенча магистрлар (11 магистр программасы) һәм бер юнәлештә  специалитет әзерли. Әлеге бүлектә 2500га якын студент, 30 аспирант һәм соискатель белем ала, 16 фән докторы, 80 фән кандидаты һәм 100 дән артык югары квалификацияле укытучы эшли.

Автомобиль бүлеге, ике инженерлык факультетының дәвамчысы буларак, автомобиль техникасын барлык яктан да тирән белүче һәнәри белгечләр әзерли.

Дизайнер һәм конструкторлар яңа, перспектив автомобиль модельләре ясыйлар. Әлеге эш автомобильләрнең тышкы  бизәген, конструкцияләрен  камилләштерүне,   сынап карауны, күпләп җитештерүгә әзерләүне күз алдында тота.

Инженер-технологлар серияле модельләрнең чыгарылышын, шулай ук технологик документацияне эшләү, җитештерү процессын камилләштерү, автомобильләрнең аерым агрегатларын чыгару һәм аны җыюны тәэмин итәләр.

Транспорт логистикасы инженерлары йөкне һәм пассажирларны вакытында иң рациональ һәм нәтиҗәле юллар белән илтүне оештыралар.

Сервис буенча әзерләнгән инженерлар һәм белгечләр заманча сервис үзәкләрендә автомобильләрнең техник яктан төзеклеген тәэмин итәләр.

Информация системалары һәм технологияләре буенча белгечләр, махсус программа пакетларын кулланып, автомобиль техникасын проектлаштыру, җитештерү, эксплуатацияләү һәм сервис процессларын камилләштерәләр.

Автомобиль бүлеге автомобиль тармагындагы үзгәрешләр һәм дөньяви тенденцияләр белән бергә үсә, үзгәрә, техника һәм технология өлкәсендәге яңа эшләмәләр белән даими таныш,  җитештерүне проектлаштыруда һәм тәэмин итүдә заманча инструментларны иркен кулланучы белгечләр әзерләүдә актив эшчәнлек алып бара. Бүлек автомобиль өлкәсенең профильле предприятиеләре, иң беренче чиратта, ААҖ «КАМАЗ» белән тыгыз бәйләнештә тора. 2008 нче елдан башлап, ААҖ «КАМАЗ» өчен (иң элек Фәнни-техник үзәк һәм Технологик үзәк күз алдында тотыла) максатчан  контракт нигезендә югары квалификацияле инженерлар әзерли. Бүген әлеге программаны  IV һәм V курсларда 80 студент  үзләштерә. Бу эшчәнлек уңай нәтиҗәләр бирә дә башлады: хезмәттәшлек итү дәверендә 250 артык  белгеч әзерләнде. Уку йортын шушы программа буенча тәмамлаучылар,  хезмәтләреннән аерылмыйча, укуларын магистратурада яки аспирантурада дәвам итәләр. Бу исә аларга кыска вакыт аралыгында карьера үсешендә югарырак баскычларга күтәрелү мөмкинлеген ача.