Хокук һәм социаль фәннәр бүлеге

Элек ничек иде 

КФУның Яр Чаллы институтында (филиалында) хокук бүлеге 1996 нчы елда эшли башлый. 2003 нче елның гыйнварында ул хокук факультеты итеп үзгәртелә, ә 2013 нче елда кабат КФУның Яр Чаллы институтында (филиалында) хокук бүлеге статусына кайтарыла.

Бүген нәрсә тәкъдим итәбез 

Бүлекнең төп миссиясе: Россиянең алдынгы университетлары тәҗрибәсен  файдаланып, төп югары уку йорты дәрәҗәсендә сыйфатлы белгечләр әзерләү. Бу бердәм белем бирү, фәнни эзләнү, гамәли, тәрбия процессына кушылганда, укытучы, хезмәткәр һәм студентларның уртак иҗади үсешкә омтылышы  нәтиҗәсендә генә була ала.

Хокук бүлегендә югары квалификацияле кадрлар составы тупланган, хәзерге вакытта биредә 31 штаттагы укытучы эшли, шуларның 1-се – профессор, 21-е фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алган.

Бүгенге көндә бүлекнең көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 979 студент белем ала, шуларның – 663-е көндезге бүлек, 316-сы читтән торып уку бүлеге студентлары. Магистратура программасы нигезендә 229 студент укый, “Таможня эше” юнәлешендә 247 студент белемен тирәнәйтә.

Бакалавр баскычында уку-укыту «Юриспруденция» юнәлешендә түбәндәге  профильләр нигезендә алып барыла:

  • граждан хокукы
  • җинаять хокукы, дәүләт хокукы.

«Юриспруденция» юнәлешендә магистратура баскычы өчен      төрле программалар тәкъдим ителә:)

  • Граждан хокукы, гаилә хокукы, халыкара хокук;
  • Эшмәкәрлек эшчәнлеген хокукый яклау;
  • Корпоратив хокук;
  • Прокурор эшчәнлеге, хокук яклау һәм хокук саклау эшчәнлеге;
  • Дәүләт һәм муниципаль идарә органнарын хокукый тәэмин итү
  • Җинаятьчелеккә бәйле суд эшләрен башкару

Шулай ук «Таможня эше» белгечлегендә специалитет баскычы каралган.

2010 нчы елда аспирантура ачылып,  12.00.01 – теория һәм дәүләт һәм хокук тарихы; дәүләт һәм хокук өйрәтүләре  тарихы   белгечлегенә беренче аспирантлар алынды.