Инженер-төзелеш бүлеге

Инженер-төзелеш бүлеге 1978 нче елда Казан инженер-төзелеш институтының гомумтехник факультеты буларак оеша. 1980 нче елда Кама политехник институтына кушыла. 2013 нче елдан Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалы карамагына күчерелә.

Юнәлеше

Инженер-төзелеш бүлеге, Татарстан Республикасының алдынгы оешмалары белән хезмәттәшлек нигезендә, Россия Федерациясе Кама аръягы регионының  төзелеш тармагы өчен югары әзерлекле белгечләр әзерли.  38 ел дәвамында безнең тарафтан 4 меңнән артык инженер-төзүче, җир, юл төзелеше, экологик, сәнәгый һәм иҗтимагый  төзелеш, техносфера куркынычсызлыгы өчен белгечләр һәм җитәкчеләр әзерләнде.

Бүлекнең төзелеше:

  • Математика кафедрасы
  • Химия һәм экология кафедрасы
  • Төзелеш технологиясе һәм милек белән идарә итү кафедрасы
  • Сәнәгый һәм иҗтимагый төзелеш, төзелеш материаллары кафедрасы

Бүлек «Төзелеш» һәм «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлешләрендә  бакалавр һәм магистрлар әзерли. Чыгарылыш студентлары төзелешкә кагылышлы барлык өлкәләрдә дә проект эшләүче, прораб, технолог, смета төзүче, менеджер кебек  белгечләр булып эшли алалар.

Әзерләү профиле: специалитет, бакалавриат, магистратура, аспирантура.

Инженер-төзелеш бүлеге кафедраларында 6 фән докторы, 34 фән кандидаты, 20 дән артык өлкән укытучы  һәм ассистент эшли.

Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында 1264 студент белем ала, шуның 407-се – көндезге бүлек студентлары.

Инженер-төзелеш бүлеге студентлары регионның ПАО «Камгэсэнергострой», ПАО «Татэлектромонтаж», ЗАО «РАССТАЛ», ГУП «Татинвестпроект», ООО «Евростиль», СЭЗ «Алабуга», ООО «Стройподряд», ООО ГК «Профит», ЗАО «Трест Камдорстрой» кебек әйдәп баручы төзелеш оешмаларында практика уза.

Безнең чыгарылыш студентларыбыз шәһәребезнең ПАО «Камгэсэнергострой», Строительный холдинг ООО «Домкор», ЗАО «Расстал», ООО «Стройподряд», ООО «Евростиль» һ.б. кебек алдынгы төзелеш оешмаларында хезмәт куя.

Безнең элеккеге студентларыбыз һәм мөгаллимнәребез арасында танылган белгечләр бар:

Бибишев Марат Шакир улы – СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Ленин ордены кавалеры Филимонов Виктор Петрович – СССРның Социалистик Хезмәт Герое

Рачков Сергей Геннадьевич – «РАССТАЛ» ЯАҖ, «ТАТПРОФ»  ЯАҖ директорлар советы рәисе

Машкин Владимир Михайлович – Мәскәү боҗра тимер юлы генераль директоры

Шаһитов Илдар Назиф улы – ПАО «Камгэсэнергострой» генераль директоры

Алексеев Александр Алексеевич – СУ-930 «Трест «Камдорстрой» ЯАҖ директоры

Әхмәтгәрәев Илдар Равил улы – ООО «ДОМКОР»ның башкаручы директоры

Билалов Илдар Наил улы – «Монтаж «Яр Чаллы кран заводы» директоры.