Икътисад бүлеге

Икътисад бүлеге ике югары уку йортының – ИНЭКА һәм КФУның Яр Чаллы филиалы – икътисад факультетларын берләштерү нәтиҗәсендә оеша. Казан университетының һәм Инженер-икътисад академиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итеп һәм үстереп, икътисад бүлеге төрле өлкәләр – сәнәгать, төзелеш, транспорт, хезмәт күрсәтү, банк секторы, дәүләт идарәсе өчен икътисад, менеджмент һәм МТ-технология белгечләре әзерли.

  Тәкъдим ителә торган белгечлекләр

Хәзерге вакытта  икътисад бүлеге институтның иң эре һәм алдынгы, хезмәт базарын кирәкле белгечләр белән тәэмин итә торган бүлекләренең берсен тәшкил итә. Уку-укыту түбәндәге белем бирү программалары нигезендә алып барыла:

бакалавриат: 01.03.02 «Гамәли математика һәм информатика», 09.03.03 «Гамәли  информатика», 38.03.05 «Бизнес-информатика», 38.03.04 «Дәүләт һәм муниципаль идарә», 38.03.02 «Менеджмент», 38.03.01 «Икътисад», 43.03.02 «Туризм»;

магистратура: 38.04.01 «Икътисад», 38.04.02 «Менеджмент», 38.04.03 «Персонал белән идарә итү», 38.04.04 «Дәүләт һәм муниципаль идарә», 38.04.08 «Финанслар һәм кредит»;

специалитет:  38.05.01 «Икътисади куркынычсызлык».

Бүлектә 1859 студент белем ала, шуларның 1056-се көндезге бүлектә, 803-е читтән торып уку бүлегендә, 185-е магистратура программаларында укый. Барлык студентларның 50-се якын һәм ерак чит илдән килеп белем ала.

 Чыгарылыш студентларының  төп эш урыннары)

Бүлекне тәмамлаучылар ПАО «КАМАЗ», ООО «Форд-Соллерс», ПАО «Сбербанк», ПАО «АК БАРС БАНК», ПАО ИКБ «Татфондбанк», ЗАО «Татпроф», ЗАО «Челныводоканал», «Закамье» регионы Яр Чаллы Сәүдә-Сәнәгать палатасы, Яр Чаллы ТЭЦ,  ЗАО  «НП НЧ КБК»,  ПАО «Таттелеком» һ.б. оешмаларда,  дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында, салым инспекцияләрендә төп белгечләр булып эшли яки җитәкче вазифаларын башкара.