Икътисад бүлеге ике югары уку йортының – ИНЭКА һәм КФУның Яр Чаллы филиалы – икътисад факультетларын берләштерү нәтиҗәсендә оеша. Казан университетының һәм Инженер-икътисад академиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итеп һәм үстереп, икътисад бүлеге төрле өлкәләр – сәнәгать, төзелеш, транспорт, хезмәт күрсәтү, банк секторы, дәүләт идарәсе өчен икътисад, менеджмент һәм МТ-технология белгечләре әзерли.
Тәкъдим ителә торган белгечлекләр
Хәзерге вакытта икътисад бүлеге институтның иң эре һәм алдынгы, хезмәт базарын кирәкле белгечләр белән тәэмин итә торган бүлекләренең берсен тәшкил итә. Уку-укыту түбәндәге белем бирү программалары нигезендә алып барыла:
бакалавриат: 01.03.02 «Гамәли математика һәм информатика», 09.03.03 «Гамәли информатика», 38.03.05 «Бизнес-информатика», 38.03.04 «Дәүләт һәм муниципаль идарә», 38.03.02 «Менеджмент», 38.03.01 «Икътисад», 43.03.02 «Туризм»;
магистратура: 38.04.01 «Икътисад», 38.04.02 «Менеджмент», 38.04.03 «Персонал белән идарә итү», 38.04.04 «Дәүләт һәм муниципаль идарә», 38.04.08 «Финанслар һәм кредит»;
специалитет: 38.05.01 «Икътисади куркынычсызлык».
Бүлектә 1859 студент белем ала, шуларның 1056-се көндезге бүлектә, 803-е читтән торып уку бүлегендә, 185-е магистратура программаларында укый. Барлык студентларның 50-се якын һәм ерак чит илдән килеп белем ала.
Чыгарылыш студентларының төп эш урыннары)
Бүлекне тәмамлаучылар ПАО «КАМАЗ», ООО «Форд-Соллерс», ПАО «Сбербанк», ПАО «АК БАРС БАНК», ПАО ИКБ «Татфондбанк», ЗАО «Татпроф», ЗАО «Челныводоканал», «Закамье» регионы Яр Чаллы Сәүдә-Сәнәгать палатасы, Яр Чаллы ТЭЦ, ЗАО «НП НЧ КБК», ПАО «Таттелеком» һ.б. оешмаларда, дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында, салым инспекцияләрендә төп белгечләр булып эшли яки җитәкче вазифаларын башкара.