Яр Чаллы институты

КФУның 1997 нче елда ачылган төбәктәге беренче филиалы. 2012 нче елның апрелендә Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе, КФУның Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы белән берләштерелеп, Казан федераль университеты составына кертелә.

Бүген КФУның Яр Чаллы институты – Кама арты төбәгендә иң зур  югары уку йорты. Әлеге уку йорты:

  • киң спектрлы укыту программаларына ия: инженер-техник профиль, физика-математика профиле, IT, социаль-гуманитар профиль, икътисади һәм юридик профильләр.
  • автомобиль төзү һәм машиналар төзү, энергетика, инженерлык-төзелеше юнәлешләре буенча төбәктә инженерлар әзерләүдә әйдәп баручы.

Уку йортында тугыз меңнән артык студент югары белем программалары буенча укый. Аларның ике меңе институтның Инженерлык-икътисад колледжын тәмамлаган.

2017 нче елда институтка 1000нән артык бюджет урыннар бүлеп бирелә.

Әлеге уку йортын тәмамлаган студентларга Казан (Идел буе) федераль университеты дипломы бирелә (филиал, институт күрсәтелми)