КФУда «татар антиплагиаты» барлыкка килде
Программа хәзер тест режимында эшли, аның ярдәмендә югары уку йорты студентлары һәм хезмәткәрләренең эшләре сайлап тикшерелә. Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән татар телендә тексттан үзләштерүләр эзләү буенча авторлык программасын эшләде. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) […]
