Казан университетында Устав грамотасы буенча, авылда йорт эшләре кафедрасын ачу каралган була, аның эволюцион үсеше нәтиҗәсендә туфрак белеме кафедрасы барлыкка килә. Ул 1813 елда гына ачыла. Лекцияләрне алман телендә Ф.Н. Брайтенбах укый башлаган. Соңыннан кафедра белән А.И. Лобачевский (булачак ректорның абыйсы), П.А. Пеллем, Е.С. Фальков җитәкчелек иткән.
1870 елда университетны тәмамлаган В.И. Сорокин, стажировка үтеп һәм диссертациясен яклаганнан соң, авылда йорт эшләре кафедрасыннан ясалган агрономия химиясе кафедрасы мөдире булып билгеләнә. Ул туфрак турындагы күзалламаларның алга таба үсеше һәм аеруча аның үзлекләрен эксперименталь юнәлештә өйрәнү өчен кадрлар базасына нигез сала. XIX гасырның азагында Казан университетында илебездә һәм чит илләрдә киң танылу алган туфрак-геоботаника мәктәбе барлыкка килә.
Бу мәктәпнең үзәген геоботаниклар С.И. Коржинский һәм А.Я. Гордягин һәм туфрак белгече Р.В. Рисположенский тәшкил иткәннәр. Озак та үтми С.И. Коржинский Казан университетын калдырып китә, ә Р.В. Рисположенский һәм А.Я. Гордягин, бик тыгыз хезмәттәшлек итеп, 1886 елда Россиядә беренче тапкыр Казан губернасының чын туфрак картасын төзиләр.
1905 елда инде агрономия кафедрасы Казан университеты һәм Мәскәү хуҗалык академиясен тәмамлаган А.Н. Остряков җитәкчелегендә була.
Александр Николаевич Остряковның активлыгы нәтиҗәсендә 1913 елга Казан университетының табигать фәннәре бүлегендә укучы студентларның 30%ка якынын агрономнар тәшкил итә. Аның хезмәтләреннән илнең бөтен белгечләре һәм укытучылары файдалана. Казан университетының агрономия факультеты киң танылу ала. А.Н. Остряков җитәкчелегендә эшләгән фәнни коллективтан профессорлар В.И. Ищеряков һәм Б.И. Горизонтов үсеп чыга.
1922 елда А.Н. Остряков кафедрага Петр авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, булачак академик, В.В. Докучаев исемендәге Җир институты директоры И.В. Тюринны чакыра. Ә ул үз чиратында 1928 елда агрономия кафедрасын туфрак белеме кафедрасына үзгәртә.
Аның җитәкчелегендә Урта Идел буе җирләрен өйрәнүгә багышланган зур масштаблы тикшеренүләр башлана. Аның нәтиҗәләре күп монографияләрдә һәм “Почвы СССР” дип аталган 3 томлык коллектив хезмәттә басылып чыга.
Алга таба тикшеренүләр М.А. Винокуровка йөкләнә. Аның җитәкчелегендә уку-укытуда зур роль уйнаган күп кенә монографияләр бастырыла. Аның белән бергә киләчәктә профессор булган һәм аннан соң кафедра белән җитәкчелек иткән укучылары П.В. Маданов һәм А.В. Колоскова да эшләгән.
А.В. Колоскова җитәкчелегендә (1966 ел) кафедра үзенең фәнни көчләрен туфракларны культуралаштыру проблемасына юнәлткән. Нәтиҗәдә Татария туфраклары үзлекләрен яхшырту мәсьәләләренә багышланган уннан артык монография һәм коллектив җыентыклар дөнья күрә.