Гомуми экология кафедрасы

Гомуми экология кафедрасы 2003 елда оеша. Кафедраның экологлар әзерләү буенча махсуслашуы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге үзенең башлангычын 1969 елда КДУның биология-туфрак факультетында профессор Виктор Алексеевич Попов инициативасы белән илебездә беренче табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы ачылу белән ала. Шул вакытта региональ биотөрлелекне өйрәнү, экосистемаларның төзелеше формалашу һәм яшәеше фундаменталь аспектларын эшләү, табигатьне саклауның фәнни нигезләрен салу белән бәйле хәзерге тикшеренүләрнең төп юнәлешләре ачыклана.

Ачылганнан алып 2014 елга кадәр кафедраны Т.В. Рогова җитәкли. Хәзерге вакытта кафедра мөдире вазыйфаларын доцент Шәйхетдинова Галия Әдхәтовна башкара. Кафедрада 1 профессор, 4 доцент һәм 2 ассистент эшли.

Кафедра “Гомуми экология” белгечлеге буенча эколог-белгечләр һәм “Экология һәм табигатьтән файдалану” юнәлеше буенча бакалаврлар әзерли (“Гомуми экология” профиле), “Экология”, “Табигатьтән файдалану”, “Геоэкология”, “География”  һәм башка биологик циклга керә торган белгечлекләрне (“Ботаника”, “Зоология” һ.б.) уку планнары, дисциплиналары белән тәэмин итә, шул исәптән кыр уку практикасы; гомуми һөнәри дисциплиналар (“Гомуми экология”, “Үсемлекләр экологиясе”, “Биогеография”, “Экология”); университетның башка институтлары һәм факультетларында (геология, журналистика, психология һ.б.) экология юнәлешендәге курслар үткәрә. 2012 елда экосистемаларны модельләштерү кафедрасы белән берлектә “Системалаштырылган экология һәм модельләштерү” программасы буенча магистратура ачылган (фәнни җитәкчеләр: профессор Т.В. Рогова, профессор А.А. Савельев).

Кафедра эшләү дәверендә 7 кандидат һәм 1 фәннәр докторы әзерләнгән, шуларның 5е – экология һәм табигатьтән файдалану институты хезмәткәрләре.

Кафедраның төп фәнни юнәлеше – “Функциональ киңлек структурасы, биотөрлелек динамикасы һәм зональ экотон экосистемасының продуктивлыгы”. Шушы юнәлеш кысаларында түбәндәге темалар эшкәртелә:

Зональ экотон биотөрлелегенең киңлек һәм вакыт динамикасы

Үсемлекләр, умырткасыз һәм җирдәге умырткалы хайваннарның популяция экологиясе

Экосистемаларның климат һәм экологик үзенчәлекләре продуктивлылыгы

“Яшел төзелеш” һәм биологик ресурслар белеменең гамәли аспектларын эшләү

Кафедрада заманча җиһазландырылган “Экологик эзләнүләрдә микроскопик алымнар” уку-укыту лабораторисе (лаборатория мөдире – М.Б. Фәрдиева) һәм “Продукцион экология” уку-укыту, фәнни лабораториясе (фәнни җитәкче – Т.В. Рогова, лаборатория мөдире – Д.В. Тишин) булдырылган. Кафедра хезмәткәрләре һәм студентлары ТР табигать ресурслары министрлыгы йөкләгән дәүләт контрактларында катнашалар (ТР Кызыл китабын алып бару, урманнарны торгызу өчен фәнни һәм оештыру нигезләрен эшләү һ.б.), җиңгән грантлары ярдәмендә (РФФИ, федераль мәгариф агентлыгы) фәнни эшләрен алып баралар. Күпчелек студентлар иң яхшы фәнни хезмәт өчен төрле премия һәм бүләкләр лауреаты исемнәренә лаек булалар, чит илләрдә үз белгечлекләре буенча белем алалар һәм халыкара конференцияләрдә чыгыш ясыйлар (Италия, Германия, Чехия, АКШ).