Экология ландшафты кафедрасы

Экология ландшафты кафедрасы 1989 елда экология факультеты белән бер үк вакытта төзелә. Яңа ачылган кафедраны география фәннәре докторы, илебездә карст өлкәсендә танылган галим, ТР атказанган фән эшлеклесе профессор Николай Павлович Торсуев җитәкли. 1999 елда аны геосистеманы анализлау, экология эрозиясе белеме һәм экология ландшафт картографиясе өлкәсендә эшләүче, география фәннәре докторы, профессор Олег Петрович Ермолаев алыштыра. Хәзерге вакытта кафедра белән география фәннәре докторы, профессор Сироткин Вячеслав Владимирович җитәкчелек итә.

Укытучылар һәм профессорлар саны буенча экология ландшафты кафедрасы – Экология һәм география   институтындагы иң зур кафедра. Монда 3 география фәннәре докторы, профессор (В.В. Сироткин, О.П. Ермолаев, В.Н. Голосов), 9 доцент (фәннәр кандидаты А.В. Гусаров, А.А. Куржанова, В.В. Мозжерин, Г.Р. Сафина, В.А. Федорова, Э.И. Байбаков, К.А. Мальцев, П.Ю. Галицкая), өлкән укытучы, фәннәр кандидаты Е.В. Петрова, ассистент Б.М. Усманов, 3 инженер (В.А. Кажокина, П.В. Хомяков, А.О. Аввакумова), диспетчер Д.Н. Хәйруллина эшли. Шулай итеп, кафедраның фәнни потенциалын 3 доктор һәм 10 география һәм биология фәннәре кандидаты тәшкил итә. Кафедра көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә ике белгечлек буенча әзерлек алып бара: “Табигатьтән файдалану”, “Геоэкология”; “Экология һәм табигатьтән файдалану” бакалавриатының 2 профиле (“Геоэкология” һәм “Табигатьтән файдалану”), ә 2011 елдан – “Җир төзү һәм кадастрлар” юнәлеше буенча чыгаручы кафедра булып санала. Профессор һәм укытучылар составы Экология һәм география институтын, шулай ук КФУның башка институтларын да (геология һәм нефть-газ технологияләре, физика һ.б.) кафедра профиленә туры килгән укыту курслары белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә. Соңгы 5 ел эчендә генә дә кафедра ил өчен 400дән артык белгеч әзерләп чыгарды.

Институтны тәмамлаган студентларның 60%тан артыгы алган белгечлекләре буенча тирә-якны саклау сферасында зур җитештерү оешмаларында (“Татнефть”, “Газпром”, “Транснефть”, “ЛукОйл”, “РусАл”, “Нижнекамскнефтехим” һ.б.), проектлау институтларында (“Татинвестгражданпроект”, “Казгражданпроект”, “Средволгаводхоз” һ.б.), министрлык һәм ведомстволарда (Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, “Росреестр”, “Росприроднадзор”, “Ростехнадзор”, “Росгидромет” һ.б), экология фирмаларында, югары белем бирү һәм  квалификацияне күтәрү системасында эшлиләр.