Гамәли экология кафедрасы

Университетта гамәли экология кафедрасы 020801 “Экология” белгечлеге буенча белем бирүнең фундаменталь нигезен тәшкил итә, шулай ук университетның Экология һәм табигатьтән файдалану институты һәм башка институт студентларын 1-5 курсларда көндезге һәм читтән торып уку формаларында түбәндәге белгечлекләр буенча гомуми һөнәри һәм махсус укыту программалары белән тәэмин итә: 020802 “Табигатьтән файдалану”, 020804 “Геоэкология”, 020401 “География”, 020300 “Социология”, 020200 “Политология”. Кафедра укытучылары һәм хезмәткәрләре институтның барлык студентларына гомуми һөнәри экология һәм химия-экология дисциплиналарыннан белем бирәләр, мәсәлән: экологик мониторинг, гамәли экология; әйләнә-тирә мохит химиясе, биосфера белеме, хайваннар экологиясе, микроорганизмнар экологиясе, кеше экологиясе, экологик токсикология, техноген системалар һәм экологик хәвеф-хәтәр, радиация экологиясе, экологик нормалаштыру, табигатьтән файдалану икътисады, экологик менеджмент. Кафедра “Экология мониторингы” белгечлеге буенча эколог-белгечләр әзерли. Белгечләрне әзерләүнең төп профиле – чиктәш табигать фәннәреннән (экология, химия, физика, биология, информатика) фундаменталь белемнәр бирү, күзәтү методлары, экосистемаларны киң масштабларда бәяләү һәм торышын фаразлау, техноген йөкләнешләрне нормалаштыру методлары, экологик нормативлар һәм экологик яраклы технологияләрне эшләү буенча гамәли күнекмәләр һәм теоретик белемнәр белән тәэмин итү.

Бүгенге көндә уку-укыту, фәнни лабораторияләре һәм академик филиаллары булган гамәли экология кафедрасы – 1969 елда профессор В.А. Попов тарафыннан ачылган табигатьне саклау һәм биоценология кафедрасы базасын  уңышлы дәвам итү, Экология һәм табигатьтән файдалану институтының аерым бер иҗат атмосферасы булган, эш белән мавыккан һәм югары профессиональ коллективлы һәм, ниһаять, зур тормышка аяк баса торган яшь эколог белгеч өчен бик уңышлы трамплин булып торган бер өлеше.