Экологик системаларны модельләштерү кафедрасы

Экологик системаларны модельләштерү кафедрасын (ЭСМК) тәмамлаган студентлар ТР һәм Идел буе федераль округы икътисады реаль секторын экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә гомуми һәм гамәли экология, экологик һәм компьютер картографиясе, экологик экспертиза һәм мониторинг методларын, экология һәм табигатьтән файдалану мәгълүматларын модельләштерү һәм статистик анализ ясый белүче югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итәләр. Безнең студенларның аермалы ягы булып аларның экология һәм табигатьтән файдаланудагы гамәли һәм фәнни  мәсьәләләрне хәл итү өчен проектлаштыру, географик мәгълүмати системаларны төзү һәм файдалану өлкәсендә югары дәрәҗәдә әзерлекләре санала.

Экологик системаларны модельләштерү кафедрасы Экология белгечлеге һәм 02200062 “Экология һәм табигатьтән файдалану” (“Экологиядә модельләштерү” профиле) бакалавриат юнәлеше төп белем бирү программаларында экология-математика дисциплиналары блогы белән тәэмин итә. ЭСМК гомуми экология кафедрасы белән берлектә “Системалы экология һәм модельләштерү” магистрлык программасын да булдырган.