Экология һәм табигатьтән файдалану институты 2014 елның августында экология һәм география институты базасында булдырыла. Үз чиратында, экология һәм география институты нигезен Россия Федерациясендәге беренче экология һәм география факультетлары тәшкил итә.
Институтыбызның миссиясе – Татарстан Республикасында һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә кирәк булган һәм көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү. Бу институтта белем алу – Россиянең фәнни потенциалын үстерү дигән сүз. Безнең максатыбыз – регион һәм илнең якын арада һәм озак еллар дәвамындагы тотрыклы үсешен кадрлар белән тәэмин итү, фән – белем бирү – җитештерү системасында инновацион инфраструктураны төзү.
Белем бирүнең сыйфат гарантиясе
Казан федераль университеты Россиядә экологик белем бирү өлкәсендә һәрвакыт алдынгы сафларда була. 1969 елда СССРда беренче табигатьне саклау кафедрасы ачылганнан бирле, ул табигать фәннәре буенча иң зур үзәк булып санала, һәм аның диварларында кеше һәм табигатьнең үзара тәэсире турында нәтиҗәле тикшеренүләр үткәрелә. Шулай ук бүгенге көндә дә экология һәм табигатьтән файдалану интитуты икътисад һәм идарә структуралары реаль секторы өчен белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә торган бердәнбер уникаль бүлек булып тора. Анда әйләнә-тирә һәм рациональ табигатьтән минималь файдаланып, җитештерүне үстерә алу тәэмин ителә. Моннан тыш, әйләнә-тирә мохитнең функцияләшү механизмнарын ача алырлык, агросферада яңа карашлар тәкъдим итә алучы, тирә-якның үзгәрешләрен фаразлый алырлык белгечләр тәрбияләнә. Институт кеше йогынтысы нәтиҗәсендәге экологик зыянны бетерә алырлык тәкъдимнәр кертә һәм технологияләр ясый, зарарлы экзоген процессларның үсешен фаразлый, бәяли ала торган тикшеренү оешмалары өчен белгечләр әзерли.
Экология һәм табигатьтән файдалану институты 2 бүлектән тора. Экология бүлегенә гомуми экология кафедрасы, гамәли экология кафедрасы һәм экосистемаларны модельләштерү кафедрасы керә. Табигатьтән файдалану бүлегенә ландшафт экологиясе кафедрасы, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы, туфрак белеме кафедрасы керә.
Институтта искиткеч профессорлар һәм укытучылар составы тупланган: 17 доктор һәм 41 фәннәр кандидаты; дөньякүләм дәрәҗәдәге җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа укыту һәм фәнни лабораторияләр булдырылган.
Безнең институтта 700дән артык студент белем ала. Бу бердәм коллектив, андагы уңайлы микроклимат, дуслар коллективы яңа укырга кергән студентларга үз талантларын һәм сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
Студентларны әзерләү 4 бакалавриат юнәлеше һәм 5 магистр программасы буенча алып барыла. Шулай ук студентлар укуларын аспирантурада дәвам итә һәм университет советында диссертацияләрен яклый алалар. Институт РФ фән, техника һәм технологияләр үсеше белән бәйле түбәндәге приоритет юнәлешләрдә эшли:
Табигатьтән рациональ файдалану
Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр
Биологик технологияләр
Тере системалар технологиясе