Органик химия кафедрасы

1938 елда Казан университетында яңа лаборатория бинасы төзелгәч,  химия өлкәсендә интенсив тикшеренүләр башлана. Шул вакытта химия кафедрасын К.К. Клаус (соңрак – Россия академиясенең  әгъза-корреспонденты), ә технология кафедрасын Н.Н. Зинин (соңрак академик була) җитәкләгән. Алар атаклы органик химик А.М. Бутлеровның укытучылары булалар. А.М. Бутлеров органик химия кафедрасы белән 1851 елдан алып 1869 елда Санкт-Петербургка күченгәнче җитәкчелек итә. 1869 елда университет уставында беренче тапкыр 2 кафедра: органик булмаган һәм органик химия кафедралары оешу күрсәтелә. Кафедра мөдирләре: 1869-1871 – профессор В.В. Марковников, 1871-1910 – әгъза-корреспондент А.М. Зайцев, 1911-1930 – академик А.Е. Арбузов, 1933-1938 – профессор В.В. Евлампиев, 1938-1967 – академик Б.А. Арбузов, 1967-1974 – доцент Е.Г. Катаев, 1974-1999 – академик А.И. Коновалов. 1999 елдан кафедраны РФА әгъза-корреспонденты  Игорь Сергеевич Антипин җитәкли.

Төзелеше һәм кадрлар составы. Кафедрада 9 профессор, 9 доцент һәм өлкән укытучы, 29 фәнни хезмәткәр эшли. Кафедраның 3 лабораториясе бар:

  • Органик кушылмалар төзелешен тикшерү (мөдире – профессор Игорь Сергеевич Антипин)
  • Хемиоинформатика һәм молекуляр модельләштерү (мөдире – профессор Александр Алексеевич Варнек)
  • Биофункциональ химия (мөдире – доцент Альмира Рафаэловна Корбангалиева).

Укыту эше. Кафедра белгечләр (уку вакыты 5 ел), бакалаврлар (уку вакыты 5 ел) һәм магистрларны (уку вакыты 2 ел) ике юнәлеш буенча:  «Хемоинформатика и молекуляр модельләштерү» һәм «Супрамолекуляр нано- һәм биосистемалар химиясе» әзерләп чыгара.  Бакалавриат һәм белгечлектә диплом эшләрен язучы студентларның уртача саны – елга 18-20 кеше. 020003 органик химия белгечлеге буенча аспирантура бар. Уку вакыты – 4 ел. Елга уртача 6-8 аспирант була. Бүгенге көндә органик химия кафедрасында 29 аспирант укый.

Уку-укыту процессының нигезе булып кафедрада органик химия буенча гомуми курс белән гомуми практикум тора. “Органик химия” курсы Химия институтының 3 курс студентлары өчен, шулай ук Фундаменталь медицина һәм биология (инглиз телендә дә), геология һәм нефть-газ технологияләре, экология һәм табигатьтән файдалану, физика институтларында да укыла.

Кафедрада студентлар һәм аспирантлар өчен түбәндәге махсус курслар укытыла:

Студентлар өчен курслар: «Органик химиянең классик методлары», «Органик реакция механизмнары», «Гетероциклик кушылмалар химиясе», «Органик синтезда элемент-органик химия методлары», «Органик кушылмаларның электрон һәм пространстводагы төзелеше», «Химик информатика», «Квант химиясе». 4 курс студентлары өчен «Органик кушылмаларны тикшерүнең физик методлары» дип аталган махсус практикум да эшләнгән һәм уңышлы үткәрелә.

Студентлар өчен сайлап алу курслары: «Органик химиядә компьютер графикасы», «Каликсареннар химиясе», «Супрамолекуляр химия»,  «Фармацевтик химия», «Косметик химия», « ЯМР-спектроскопия нигезләре», «ЯМР ике үлчәмле спектроскопиясе».

Кафедрада укыту лаборатория практикумы – бер үк вакытта 30-40 кеше эшли алырлык 4 махсус лаборатория эшли. Һәр семестрда практикум аша химия институтыннан 70тән артык студент һәм чиктәш институтлардан 550 студент үтә (фундаменталь медицина һәм биология институтыннан 270 студент, геология һәм нефть-газ технологияләре институтыннан 130лап студент, экология һәм табигатьтән файдалану институтыннан 100дән артык студент, физика институтыннан 30-35 студент). Һәр юнәлеш өчен семинар дәресләр һәм лаборатория эшләре буенча программалар эшләнгән. Органик химия кафедрасы тарафыннан мәктәп яшендәге балалар өчен лаборатор практикум курсы да уйлап табылган һәм гамәлгә ашырыла («Кече химия институты»).

ФГОС3+ белем бирү программасына күчү кысаларында бүгенге көндә кафедра укытучылары тарафыннан «Медицина химиясе нигезләре», «Органик синтезның атом-эконом реакцияләре һәм яңа техникалары», «Табигый кушылмалар химиясе», «Биоорганик химия», «Токсикологик химия» курслары буенча программалар төзелгән. Алар кафедрада 2018 елдан укытыла башлаячак.

Фәнни тикшеренүләрнең өстенлекле юнәлешләре: 1) Макроциклик кушылмаларның супрамолекуляр химиясе: синтездан функциональ җиһаз һәм материалларга кадәр; 2)  Гомо- һәм гетероген гликоконъюгатларны органнар һәм шешләрне селектив танып белү һәм  визуализация өчен эшкәртү, 3) Применение Хемоинформатиканы яңа дарулар,  трансляцион медицина һәм органик синтезның компьютер дизайнын эшләү мәсьәләләрен хәл итү өчен куллану, 4) Ресурслы үсемлекләр фитомассасын комплекслы эшкәртү схемаларын эшләү һәм гамәли яктан әһәмиятле кушылмалар төзү максаты белән үсемлекләрнең икенчел метаболитларын химик модификацияләү.

Кафедраның фәнни һәм укыту эшчәнлеге күп тапкырлар төрле приз һәм бүләкләр белән билгеләнеп үтелгән.