Аналитик химия кафедрасы

19 гасырда аналитик химия өлкәсенә караган беренче хезмәтләр К.К. Клаус (1796-1864) һәм Ф.Ш. Флавицкий (1848-1917) кебек бөек рус галимнәренең исеме белән бәйле. Аналитик химия кафедрасы мөстәкыйль бүлекчә буларак 1919 елда физик химия кафедрасы белән бер үк вакытта оештырыла. Кафедраның беренче мөдире профессор Алексей Михайлович Васильев (1882-1956) була. Аның җитәкчелегендә кафедрада җирле сәнәгать оешмалары – дары, сабын кайнату заводы, бераз соңрак – каучук җитештерү кирәк-яраклары белән бәйле органик булмаган анализ өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә. 1950 еллардан башлап, кафедрада башта оптик, аннары электр химиясе  анализлау методларын кулланып, металларның органик комплексын тикшерүләр үсеш ала башлый. Бу кафедраның хәзерге фәнни тикшеренүләре тематикасын билгеләп куйган. Казан университетындагы аналитик химия тарихы турында җентеклерәк итеп моннан белеп була http://chem.kcn.ru/. Төрле вакытта аналитик химия кафедрасында ватаныбыз фәненә яхшы билгеле булган күп белгечләр эшләгән: Н.А. Порфирьев, В.И. Гороховская, В.М. Гороховский, Ю.М. Каргин, А.А. Попель. Аларның бер өлеше соңыннан фәнни карьераларын Казан дәүләт химия технология институтында (КХТИ, хәзер КНИТУ) дәвам итә. А.М. Васильевтан соң кафедра мөдирләре булып В.Ф. Торопова һәм Г.К. Будников эшли. Хәзерге көндә аналитик химия кафедрасы белән профессор Г.А. Евтюгин җитәкчелек итә. Кафедрада 4 доктор һәм 7 фәннәр кандидаты эшли. Химия институты студентларына гомуми дисциплиналар укытудан тыш, кафедра укытучылары аналитик химия һәм анализлауның кайбер төрләре турында биология-туфрак факультеты, Экология һәм география, геология һәм нефть-газ технологияләре институты студентлары белән дә дәресләр үткәрәләр. “Аналитик химия” белгечлегендә анализның электр химиясе методлары, матдәләрнең бик аз күләмен билгеләү, экология һәм аналитик контроль, химик-спектраль анализ, агымлы анализ һәм биосенсорика буенча махсус курслар укытыла. Кафедраны тәмамлаучылар бөтен заманча инструменталь анализ методлары белән таныш һәм әйләнә-тирә  мохиткә аналитик контроль ясау, криминаль экспертиза өлкәләрендә Казан шәһәре, федераль һәм төбәк хезмәт урыннарындагы зур сәнәгать оешмаларының аналитик лабораторияләрендә эшлиләр. Аналитик химия кафедрасы хезмәткәрләренең фәнни тикшеренүләре А.М. Васильев һәм В.Ф. Торопова нигез салган анализның электр химиясе методлары белән бәйле. Төп тикшеренүләр медицина, экология һәм азык-төлек продуктларын анализлауда органик кушылмаларны билгеләүгә юнәлтелгән. Төп игьтибар биологик пландагы органик кушылмаларның – дарулар, пестицидлар, метаболитлар, антиоксидантлар, витаминнар һ.б. калдык күләмен билгеләүдә югары сизгерлеккә һәм сайлап алуга ия яңа сенсорлар барлыкка китерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Бу хезмәтләрдә биомиметика принциплары актив кулланыла. Моннан тыш, кафедрада яңа фосфорорганик кушылмаларны – металл ионнарын экстракцияләү һәм мембран күчерү, шулай ук ион-селектив электродларны барлыкка китерү өчен тәгаенләнгән селектив сорбентлар һәм комплекс барлыкка китерүчеләрне синтезлау башкарыла.