Органик булмаган химия кафедрасы

Казан дәүләт университетының органик булмаган химия кафедрасы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1878 елгы документларда химия кафедрасы органик һәм органик булмаган кафедраларга аерылгач искә алына. Органик булмаган химия кафедрасының беренче мөдире Г.Н. Глинский (1842-1884) була. Әмма органик булмаган химиядән тикшеренүләр университетта химия кабинеты төзелгәннең (1805) беренче елларыннан ук үткәрелә башлый.  XIX гасырның 30 нчы елларында химия лабораториясе өчен аерым бина төзелә. Ул бүгенге көнгә кадәр сакланып калган һәм анда хәзер Казан химия мәктәбе музее урнашкан. 1844 елда профессор К.К. Клаус тарафыннан рутений химия элементы ачыла. Клаус җитәкчелегендә атаклы химиклар Н.Н. Зинин һәм А.М. Бутлеров үз фәнни эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр.

Г.Н. Глинскийдан соң органик булмаган химия кафедрасын төрле елларда төрле мөдирләр җитәкли: профессорлар Ф.М. Флавинский (1848-1917) – органик, органик булмаган, аналитик химия өлкәсендә зур белгеч; А.Я. Богородский (1970-1943) – электролит эретмәләре электролизы буенча иң беренче хезмәтләр белән танылган белгеч; Б.Н. Воропаев, Ф.И. Богоявленский, доцент Д.С. Громаков. Бөек Ватан сугышы елларында кафедра белән профессор В.В. Лебединский, әгъза-корреспондент А.А. Гринбер, ә сугыштан соңгы елларда доцент А.Ф. Богоявленский, профессор Л.Г. Берг (термик анализ методына нигез салучыларның берсе), профессор А.Б. Здановский (су-тоз системаларын тикшерү буенча белгеч), профессор А.А. Попель (органик булмаган матдәләр анализының магнит-релаксация методын эшли), җитәкчелек итә. Алдагы елларда кафедраны А.А. Попель укучылары доцент З.А. Сапрыкова һәм профессор Ю.И. Сальников җитәкли.

Бүгенге көндә органик булмаган химия кафедрасы белән профессор Н.А. Улахович җитәкчелек итә. Кафедрада 32 хезмәткәр эшли, аларның 6сы – доктор, 14е – фәннәр кандидаты статусына ия кешеләр. Кафедра органик булмаган химия буенча белгечләр әзерли, гомуми һәм органик булмаган химия дисциплиналары буенча химия, биология-туфрак, география, геология, экология һәм физика факультетында дәресләр үткәрә. “Органик булмаган химия” белгечлеге кысаларында комплеклы кушылмалар химиясе, органик булмаган кушылмалар синтезы, эремәләр теориясе, комплеклы кушылма эремәләрендә тигезлекне тикшерүнең оптик методлары, эремәләрдәге тигезлекне тикшерүнең электр химиясе методлары, координацион кушылмаларның магнетохимиясе һәм радиоспектроскопиясе, гетероген органик булмаган системалардагы тигезлек, координацион химиядә симметрия теориясе, супрамолекуляр органик булмаган химия һәм кластерлар химиясе буенча лекция курслары укыла. Органик булмаган химия гомуми курсыннан тыш, факультет химиклары өчен метрология, биологик яктан органик булмаган химия, техноген системалар, экологик хәвеф-хәтәр, биогеохимия, экологиядәге химия, химик исәпләүләрдә ЭВМ, химияне укыту методикасы, мәктәп курсының фәнни нигезләре, каты җисем химиясе, координацион кушылмалар һәм тикшеренүнең физик-химик методлары буенча курслар үткәрелә.

Кафедрада белем алып чыккан студентлар заманча физика һәм физика-химия тикшеренү ысулларын беләләр, аларны әйләнә-тирәне саклау һәм медицинадагы төрле мәсьәләләрне хәл итүдә, яңа материаллар ясауда уңышлы кулланалар.

Органик булмаган химия кафедрасы физика һәм физика-химия ысуллары белән координацион кушылмалар нигезендә катлаулы реакция системаларын теоретик һәм эксперименталь яктан тикшерә. Төп игътибар эремәләрдә комплекслар, шул исәптән биологик актив матдәләр катнашында барлыкка килү мәсьәләләренә юнәлтелә.

Кафедраның фәнни юнәлешләре:

  1. биологик актив лигандалар белән 3d-күчмә һәм платин металлар комплексы ясалу.
  2. координацион кушылмалар нигезендә катлаулы реакция системаларын теоретик һәм эксперименталь тикшерү
  3. координацион кушылмалы, шул исәптән биолигандалы эремәләрдә кинетика һәм химик алмашу реакциясе механизмнары
  4. ультрамикрогетероген мохиттә ассоциация һәм комплекслы кушылмалар
  5. күп компонентлы системаларга физик-химик анализ ясау (термик анализ).

Кафедра хезмәткәрләре РФА академик институтлары, шулай ук Казан технологик, техник һәм медицина университетлары, Иванов химия-технология университеты, Чуваш университеты һ.б., шулай ук кайбер чит илләр – Чехия, Германия һәм Корея тикшеренү үзәкләре белән төрле проектлар буенча иҗади элемтәләрдә торалар.