Медицина химиясе кафедрасы

Медицина химиясенең предметы булып инновацион даруларны ачу, уйлап табу һәм өйрәнү тора. Заманча медицина химиясе – ул полидисциплинар фән, беренче чиратта аны органик химия, биохимия һәм фармакология тәшкил итә. Тикшеренүләрнең төрле этапларында төрле химик, физик, биологик дисциплиналарның теоретик һәм эксперименталь алымнары кулланыла. Медицина химиясе буенча белгеч – ул синтетик һәм биотехнологик дарулар әзерләүче, заманча химик, биологик, фармацевтик белемнәрне куллана белүче.

2 еллык уку циклы барышында магистрлар гомуми һәм махсус дисциплиналар буенча укыячак. Мәҗбүри база курсларына медицина химиясе, мед.химиядәге органик синтезлау ысуллары, дару чаралары ысуллары, биологик скрининг ысуллары, даруларның компьютердагы дизайннары, даруларның фармацевтик эшләнү ягы, биохимия, молекуляр һәм күзәнәкләр биологиясе, үзара молекуляр нигезләр, органик булмаган медицина химиясе керә. Сайлап алына торган фәннәр үз эченә формакологиягә кереш, фармакодинамика, фармакокинетика, органик кушылмаларны физик-химик тикшерү ысуллары, хайваннар физиологиясе, сыйфатлы лаборатория практикасы принциплары, органик матдәләрнең метоболизмы, патент белеме, биоинформатика һ.б. ала. Бу дисциплиналарны уңышлы үзләштергән магистрлар югары белемле белгечләр булып, инновацион дарулар җитештерү өлкәләрендә эшли алалар. Мондый профильле белгечләр безнең илдә дә, чит илләрдә дә кирәк.

Магистратураның җитәкчесе, медицина химиясе кафедрасы мөдире, химия фәннәре докторы В.В. Племенков – органик химия, табигый кушылмалар химиясе, молекулаларның химик төзелеш ысуллары, биохимия һәм органик квантлы химия өлкәләрендәге белгеч. Галим булып КДУда 1961-1983 елларда формалашкан. 1993-2006 елларда Казан дәүләт медицина университетының биоорганик һәм биофизик химия кафедрасы мөдире, 2006-2016 елларда Калининград дәүләт университетының профессоры рольләрен башкара. 250дән артык фәнни хезмәтләр авторы. 2001 елда чыккан “Введение природных соединений в химию”, 2007 елда  “Химия изопреноидов”  һ.б. китаплары билгеле. Аның җитәкчелегендә 21 кандидатлык һәм 1 докторлык диссертацияләре уңышлы якланган.

“Медицина химиясе” дисциплинасы буенча укыту КФУ югары квалификацияле белгечләре тарафыннан башкарылачак. Лекцияләрнең бер өлешен М.В. Ломоносов исемендәге МДУ, Санкт-Петербургның химия-фармацевтика академиясе һәм КДМУ Россиянең әйдәп баручы белгечләре укыячак. Дәресләр А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының медицина химиясе кафедрасында, КФУның профильле кафедрасында, КФУ фармацевтика фәнни-белем бирү лабораторияләрендә, шулай ук “Татхимфармпрепараты” ачык акционерлык җәмгыятендә үткәреләчәк.