А.М. Бутлеров исемендәге химия институты

1804 елда Казан университеты уставы буенча физика һәм математика фәннәре факультетында “Химия һәм металлургия” һәм “Сәүдә һәм фабрикаларга кагылышлы технология һәм фәннәр” дип исемләнгән кафедралар ачылу каралган була. Н.Н. Зинин, К.К. Клаус һәм аларның укучысы А.М. Бутлеровның беренче хезмәтләре бөтен дөньяга танылган Казан химия мәктәбе төзелүгә нигез сала.

1933 елда совет университетларын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, КДУда химия факультеты ачыла, ә 2003 елның 21 апрелендә Казан дәүләт университетының гыйльми советы карары нигезендә А.М. Бутлеров исемендәге фәнни-тикшеренү химия институты (НИХИ) һәм КДУның химия факультеты кушылу юлы белән А.М. Бутлеров исемендәге химия институты төзелә.

Институт югары уку йортлары, академик һәм тармак фәнни-тикшеренү институтлары фәнни лабораторияләрендә, завод лабораторияләрендә, мәктәп, көллият, гимназияләрдә эшли ала торган химия белгечләрен әзерли.