КФУ галиме covid-19ның яңа штаммы турында: “Вирус эволюциясе дәвам итә”

Павел Зеленихин Stratus штаммы китереп чыгарган авыруның ничек узуын аңлатты. Россиядә XFG (Stratus) коронавирус инфекциясенең яңа штаммы теркәлгән. Ул нәрсәсе белән куркыныч һәм үзеңне бу авырудан ничек сакларга икәнлеген Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленихин сөйләде. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта РФдә XFG йоктыруның 114 очрагы ачыкланган. Авыру […]

Казан университетында җәйнең икенче яртысына метеорологик шартлар турында сөйләделәр

Быел июль аен температура күрсәткечләре ягыннан аномаль дип атап булмый. Хәзерге вакытта һава торышы режимы антициклоннан циклонга үзгәрә. Көнбатыш циклоны болытлы һава торышы белән бергә явым-төшем дә алып киләчәк. Бу атна дәвамында яңгырлар, яшен һәм җил көтелә. ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгәсе көнне, 23 июльдә, республикада болытлы һәм яңгырлы булачак. Көндез температура +23-28 градус  булачак. […]

КФУда “җәйге университет” проектының өченче сезоны старт алды

Чара 21 июльдән 3 августка кадәр узачак. Казан федераль университеты янә «Җәйге университет» проектында катнашучыларны кабул итте. Чара РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм «Социоүзәк» ФДАФО ярдәмендә КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ачылу тантанасы «УНИКС»та узды. Кунакларны цифрлы аналитика һәм мәгълүматлар инженериясе, архитектура һәм дизайн, биология һәм гуманитар фәннәр буенча белем бирү программалары көтә. Бенин, […]

КФУ Астрономы июльдәге метеор агымнары турында сөйләде

Бу айда Казан халкы өч йолдыз атылуның шаһиты була алачак. Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, и. В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев ай дәвамында күзәтеп була торган төп метеор агымнары турында, шулай ук аларны ничек дөрес күзәтергә кирәклеге турында җентекләп сөйләде. 7-13 июль көннәрендә казан халкы  актив булган Пегасида […]

КФУ студентлары AGT Global Open Space – 2025 халыкара конкурсында беренче урынны алды

Конкурс финалы Казахстан Республикасында узды. Казан федераль университетының архитектура һәм медиасәнгать кафедрасы мөдире Степан Новиков җитәкчелегендә  Дизайн һәм пространство сәнгате институты магистрантлары командасы AGT Global Open Space – 2025 – абруйлы халыкара югары технологияләр конкурсының “Архитектура” юнәлешендә җиңү яулады. Конкурс финалы Казакъстан Республикасында узды. Open Space-инновацияләр генә түгел, аларны тормышка ашыручы кешеләр дә камилләшә торган […]

КФУда тантаналы рәвештә фән кандидатлары һәм докторлары дипломнары тапшырылды

11 белгеч гыйльми дәрәҗәгә ия булды. Казан университетының тарих музеенда фән кандидатлары һәм докторлары дипломнарын тапшыру тантанасы булды. Чара КФУның беренче проректоры-фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский катнашында узды. Казан федераль университеты Россия Федерациясенең алдынгы фәнни үзәкләренең берсе һәм квалификацияле белгечләр әзерләүгә актив ярдәм итә. Бүген 11 белгечкә фән кандидаты һәм докторы дипломнары тапшырылды. Алар […]

Банан, инжир, мандарин – КФУның Ботаника бакчасында нәрсә карарга?

Җәй көне ачык һавада экспозицияне тропик һәм экзотик үсемлекләр бизи. Җәйге каникуллар – Казан федераль университетының Ботаника бакчасында булу өчен бик яхшы форсат. Оранжереядә, дендрарийдә һәм фәнни-тикшеренү эшләре өчен участокта планетаның биш континентында тәкъдим ителгән 2100дән артык үсемлек таксоны үсә. Аларның кайберләре – җимеш бирә торганнары турында дендрарий һәм оранжерея комплексы бүлеге мөдире Сергей Максимов […]

Казан федераль университетына 42 меңнән артык гариза бирелгән

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында КФУ проректоры Екатерина Турилова хәбәр итте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2025 елда Татарстан Республикасы югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында» темасына брифинг узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды. Брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары […]

КФУ лицейларын тәмамлаучыларның БДИ күрсәткечләре бик яхшы

Укучылар информатика, физика, география буенча максималь балл алдылар. Бердәм дәүләт имтиханында йөз балл җыючылар санын Казан федераль университетының IT-лицей һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаучылар тулыландырды. Чираттагы нәтиҗәләр билгеле булды. Җиде кеше йөз балл статусын алды. Информатика буенча БДИда берьюлы биш укучы 100 баллга ия. Өчесе –  Олег Горобец, Ирек Кәримов һәм Рания Шәйхина Н.И. […]

КФУ галиме беренче җәйге йолдызлар атылуын кайчан күрергә мөмкин булуы турында сөйләде

Астрономия кафедрасы профессоры Метеор ташкыны – Июнь Боотидлары ничек барлыкка килүен аңлатты. 27 июньнән 28 июньгә каршы төндә Июнь Боотидлары дип аталган йолдызлар атылуның иң югары ноктасы күзәтеләчәк. Бу Метеор ташкынының ничек барлыкка килүе һәм атылып төшүче йолдызларны кайда күзәтү яхшырак булуы турында Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, В.П. […]