Казан университеты орнитологы һава торышының кошларның кайтуына ничек йогынты ясавы турында сөйләде.

Яз җитү белән көньяктан кошлар кайта. Язның иң танылган хәбәрчеләре – кара каргалар. Бу канатлы хайваннарның кайда урнашуы һәм ничә оядан колонияләр барлыкка килүе турында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов сөйләде.
КФУ эксперты хәбәр иткәнчә, 10 мартта ук читтән килгән каргаларның күпләп җыелуы теркәлгән. Шәһәрдә кышлаган кошлардан аларны тышкы кыяфәт аерып тора. Җылы яклардан очып килгән каргалар, кагыйдә буларак, ябык, куркак һәм үзләрен бик сак тоталар.
Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, быел каргалар очып килү бераз тоткарланган. Күзәтүләр Казанның Авиатөзелеш районында бу кошларның күпләп туплануын ачыклаган.
“Анда иң күп оялар тупланган. Шәһәрнең башка районнарында да карга колонияләре бар. Бу канатлы кошлар, кагыйдә буларак, иске ояларга урнашалар, аларны ремонтлыйлар һәм бала чыгара башлыйлар. Бу Казан халкының да игътибарын җәлеп итте”, – дип ассызыклады галим.
Шулай ук орнитолог билгеләп үткәнчә, кышлаган урыннан кайтканда каргалар беренче чиратта һава температурасына һәм якты көн озынлыгына карый, бу аларга азык эзләүгә күбрәк вакыт сарыф итәргә мөмкинлек бирә.
Бу кошларның санын мониторинглау актив үткәрелә.
“Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда карга колонияләре формалаша торган утызлап урын тупланган. Алар, кагыйдә буларак, өч оядан тора, әмма берничә дистәгә дә җитәргә мөмкин. Әмма мондый күпсанлы тупланмаларны без шәһәр янында һәм урманда гына күрә алабыз”, – дип сөйләде биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире.
И.Рәхимов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда практика шуны күрсәтә – шәһәрләрдә каргалар саны акрынлап кими бара. Бу аларның биек һәм зур агачларда оя корырга тиешлеге белән бәйле, ә шәһәр җирендә агачлар кими.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Анастасия Дехерт, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алексей Саврасовның «Грачи прилетели» картинасы
