Ул 4 апрельдә узачак.

Казан федераль университетында Бердәм ачык ишекләр көне 4 апрельдә «УНИКС» та 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак. Югары уку йортының барлык институтлары һәм факультеты бер үк вакытта бер мәйданчыкта тәкъдим ителәчәк.
Шулай итеп, Сәләтле мәктәп укучылары белән эшләү үзәгенең күргәзмәсе кунакларны әзерлек курслары, олимпиадалар һәм югары уку йортына әзерлек буенчаа мәгълүмат белән таныштырачак.
Казан Университеты партнерлары күргәзмәсе абитуриентларга максатчан белем бирү заказчылары белән турыдан-туры аралашу өчен уникаль мөмкинлек тудырачак. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе һәм Казан вертолет заводы вәкилләре катнашачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмә чара дәвамында эшләячәк.
12.00 дән 15.00 гә кадәр «Абитуриентлар һәм аларның ата – аналары өчен гомумшәһәр җыелышы» кысаларында максатчан укыту механизмнары турында фикер алышу планлаштырылган. Хезмәт министрлыгы вәкиле, ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин киләчәк һөнәрләре турында сөйләячәк. Шулай ук КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Александр Бибик белән «Ачык микрофон» булачак. 15.00 дән 16.00 гә кадәр аерым блок булып Россиянең «Белем» җәмгыяте тарафыннан оештырылган лекция узачак (анонсларны күзәтегез).
Кабул итү кагыйдәләренә аерым игътибар биреләчәк. Урта гомуми белем базасында бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча кергәндә КФУ индивидуаль казанышлар өчен баллар өсти. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Чарага керү-бушлай, теркәлү кирәк.
Автор: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты
