Протеом тикшеренүләр дисциплинаара үзәге

2014 елда “2014-2020 елларга Россиянең фәнни-техник комплексы үсешенең өстенлекле юнәлешләренә караган тикшеренүләр һәм эшкәртмәләр” дип аталган Федераль программа кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетының “Идел буе регионында күзәнәк, геном һәм постгеном тикшеренүләрен тәэмин итү өчен, КФУның Дисциплинаара күмәк куллану үзәгенең протеогеном юнәлеше үсеше” проекты (3.1.2 чара) хупланган  (2014 ел 15 август, 14.594.21.0003 номерлы килешү, проектның бердәнбер идентификаторы RFMEF15941X0003).

Проектны гамәлгә ашыруның I этабы нәтиҗәләре буенча (2014 елның август-декабрь айлары) түбәндәге фәнни җиһаз сатып алынган һәм кулланылышка кертелгән: яңа буын Ion Proton PGM секвенаторы һәм өч квадрупольле AB SCIEX QTRAP 6500 масс-спектрометры. Бу җиһаз кеше геномикасы (транскриптомика) һәм протеомика өлкәсендә Үзәкнең мөмкинлекләрен киңәйтә.

II этапта (2015 елның январь-июнь айлары) югары җитештерүчәнлеккә ия NextSeq 500 (Illumina) секвенаторы сатып алынган һәм кулланылышка кертелгән. Чынбарлыкта полимераз чылбырлы реакция (ПЦР) уздыру өчен, 2 данә Light Cycler 480 II (Roсhe) анализаторлары алына.

III этапта (2015 елның июль-декабрь айлары) биологик үрнәкләрне исәпкә алу һәм түбән температурада саклау өчен автоматлаштырылган  BIOSAFE системасы сатып алынган һәм кулланылышка кертелгән, шулай ук санау кластерын җиһазландыру тәмамланган.

Протеогеном тикшеренүләр үткәрү үзәгенең техник мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны “Фәнни җиһазлар” һәм “Ярдәм” бүлекләрендә таба аласыз.