Дисциплинаара күмәк куллану үзәге

Федераль дәүләт автоном югары һөнәри белем бирү учреждениесе «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның дисциплинаара күмәк куллану үзәге (КФУ ДККҮ) 2012 елда төзелгән (КФУның Дисциплинаара Күмәк куллану үзәген булдыру турында боерык (07.11.2012 ел, № 01-06/937)).

КФУның Дисциплинаара күмәк куллану үзәген булдыру максаты:

  • университетның интеллектуаль мөмкинлекләрен һәм сирәк очрый торган җиһазларын нәтиҗәле файдалану;
  • Россия Федерациясенең фән, техника һәм технологияләр үсешенә бәйле өстенлекле юнәлешләре буенча проектларны гамәлгә ашыру, хуплау өчен, дөньякүләм квалификация таләпләренә җавап бирә торган тәҗрибәле белгечләр, югары квалификацияле фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү;
  • яшь хезмәткәрләр, студент, аспирант һәм докторантларны җәлеп итү исәбенә сирәк очрый торган фәнни җиһазларны файдаланучылар даирәсен киңәйтү, аларның җиһазларны файдалануда һөнәри күнекмәләрен камилләштерү;
  • фәнни эшләрнең күләмен сирәк очрый торган җиһазларны файдалану исәбенә арттыру;
  • чит оешмаларны җәлеп итү хисабына әлеге җиһазларны күмәк файдалануны дәвам иттерү;
  • сыйфатлы яңа нәтиҗәләр алырга, уку-укыту процессын үзгәртергә ярдәм итә торган һәм фундаменталь, һәм гамәли характердагы фәнни-тикшеренү эшләре уздыру;
  • уртак фәнни һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә ашырганда кулланыла торган яңа тикшерү методларын тирәнтен өйрәнү, файдалану өчен, югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү;

Бүгенге көндә КФУның Дисциплинаара күмәк куллану үзәгендә 150 берәмлектән артык сирәк очрый торган җиһаз бар. КФУның Дисциплинаара күмәк куллану үзәге мөмкинлекләре инновацион эшчәнлек белән кызыксынучы барлык субъектлар һәм физик затларга түбәндәгеләрне башкарырга ярдәм итә:

  • сирәк очрый торган фәнни-тикшеренү җиһазларын эзләүне тизләтү;
  • сирәк очрый торган фәнни җиһазларны файдалануның мөмкин булган шартлары һәм вакыты турында мәгълүмат алу;
  • фәнни тикшеренүләр һәм инновацион эшкәртмәләр өчен мөмкин булган партнерлар табу.

2014 елда “2014-2020 елларга Россиянең фәнни-техник комплексы үсешенең өстенлекле юнәлешләренә караган тикшеренүләр һәм эшкәртмәләр” дип аталган Федераль программа кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетының “Идел буе регионында күзәнәк, геном һәм постгеном тикшеренүләрен тәэмин итү өчен, КФУның Дисциплинаара күмәк куллану үзәгенең протеогеном юнәлеше үсеше” проекты (3.1.2 чара) хупланган  (2014 ел 15 август, 14.594.21.0003 номерлы килешү, проектның бердәнбер идентификаторы RFMEF15941X0003).

Проектны гамәлгә ашыруның I этабы нәтиҗәләре буенча (2014 елның август-декабрь айлары) түбәндәге фәнни җиһаз сатып алынган һәм кулланылышка кертелгән: яңа буын Ion Proton PGM секвенаторы һәм өч квадрупольле AB SCIEX QTRAP 6500 масс-спектрометры. Бу җиһаз кеше геномикасы (транскриптомика) һәм протеомика өлкәсендә Үзәкнең мөмкинлекләрен арттыра.

II этапта (2015 елның январь-июнь айлары) югары җитештерүчәнлеккә ия NextSeq 500 (Illumina) секвенаторы сатып алынган һәм кулланылышка кертелгән. Чынбарлыкта полимераз чылбырлы реакция (ПЧР) уздыру өчен, 2 данә Light Cycler 480 II (Roсhe) анализаторлары алынган.

III этапта (2015 елның июль-декабрь айлары) биологик үрнәкләрне исәпкә алу һәм түбән температурада саклау өчен автоматлаштырылган  BIOSAFE системасы сатып алынган һәм кулланылышка кертелгән, шулай ук санау кластерын җиһазландыру тәмамланган.