Матдәләр һәм материалларның физик һәм химик үзенчәлекләрен тикшерү күмәк куллану федераль үзәге

Фәнни җиһазларны күмәк куллану федераль үзәкләрен (ККФҮ) булдыру ‒ фән һәм технологияләр үсеше белән бәйле мәсьәләләрне чишүдә гомуми дөньякүләм тенденция.

Матдәләр һәм материалларның физик һәм химик үзенчәлекләрен тикшерү күмәк куллану федераль үзәге 2005 елда төзелгән (2005 елның 29 октябре 112 нче боерык). Үзәкнең төп бурычы ‒ Федераль программаның “Наносистемалар индустриясе һәм материаллар”, “Тере системалар” өстенлекле юнәлешләре буенча Идел буе регионының фәнни тикшеренүләргә караган ихтыяҗын канәгатьләндерү.

Матдәләр һәм материалларның физик һәм химик үзенчәлекләрен тикшерү күмәк куллану федераль үзәге түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

Фәнни тикшеренүләр һәм сертификат бирелә торган сынаулар:

1) физик методлар ярдәмендә: атом-төш магнитлы һәм электрон паромагнитлы резонанслар, атомлы-абсорбцион, атом-эмиссион, флуоресцент, инфракызыл, күренүчән, ультрашәмәхә, раманов, мёссбауэр һәм масс-спектроскопия, атом көчле, оптик һәм электрон микроскопия. 2) химик һәм биологик методлар ярдәмендә.

Селектив сенсорлар, биосенсор, полимерлар, катализаторлар, фермент, нефть деэмульгаторлары һәм башкалар уйлап таба һәм ясый.

Алдынгы фәнни казанышларны тирәнтен өйрәнә һәм гамәлгә кертә.

Физик һәм химик методлар ярдәмендә тикшеренүләр уздыручы белгечләр әзерли.