КФУ орнитологы: “Сабантуйдан соң без сандугачларны ишетмәячәкбез”
Илгизәр Рәхимов казан халкы өчен серенада җырлаучылар һәм кошларны ни өчен күзәтергә кирәклеге турында сөйләде. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов канатлы дусларыбыз тормышыннан кызыклы фактлар белән уртаклашты. Ни өчен сандугачлар актив, ә сыерчыклар һәм песнәкләр тыныч – безнең материалда укыгыз. “Ниһаять, чын җәй башланды, […]
