Юридик факультет

Җитәкче:    Кузьменко Валентина Игоревна

Телефон:    8(8557) 7-05-82

Факс:          8(8557) 7-54-21

E-mail:       VIKuzmenko@kpfu.ru

Адрес:        423600, Россия, Идел буе федераль округы, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Казан урамы, 89 нчы йорт, 80 нче аудитория.

Алабуга институтында юридик бүлек читтән торып белем алуны 2003нче елдан тормышка ашыра. Ә 2007 елдан көндезге бүлек тә үз эшен башлап җибәрә. Шушы вакыт эчендә институт «Юриспруденция» белгечлеге буенча 10 чыгарылыш хокук белеме укытучылары әзерләп чыгарды. 2011 елның сентябреннән бакалаврлар әзерләнә башлады: 030900.62 Юриспруденция («Гражданлык хокукы» профиле буенча) һәм 050100.62 Педагогик белем бирү ( “Хокук белеме”  профиле буенча).

Казан федераль университеты Алабуга институтының мөстәкыйль бер тармагы буларак юридик факультет тарих һәм юриспруденции факультетын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә юридик бүлек базасында оештырылды. Факультет ачылу ректорның № 01-06/750,  20 июль, 2016ел боерыгы белән расланган.

Факультетта 20 укытучы эшли, алар арасында 3 профессор, 11фән кандидаты. Уку-укыту эшчәнлегендә судьялар, адвокатлар, нотариус хезмәткәрләре дә катнаша. Укуны тәмамлагач, студентлар «Юрист» квалификациясе алып чыгалар.

Бу елга кадәр белем бирү «Гражданлык хокукы» профиле буенча алып барылды, ә 2017 елдан «Җинаять хокукы» профиле буенча да абитуриентлар кабул ителә.

Укытучылар институтның инновацион проектларында катнашалар, грантлар әзерлиләр, фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, «Балалар университеты» кысаларында , «Интеллето» җәйге лагеренда дәресләр үткәрәләр. Биш ел буе факультетта «Юридик клиника» «Хокук тәрбиясе мәктәбе», халыкара хокуклар буенча фәнни түгәрәк эшләп килә.

Факультетта өч кафедра оештырылган:

  • Дәүләти һәм шәхси хокуклар кафедрасы
  • Җинаять процесслары һәм суд эшчәнлеге нигезләре кафедрасы
  • Хокук белемнәре нигезләрен өйрәтү теориясе һәм методикасы