Чит телләр факультеты

Җитәкче:    Сибгатуллина Әлфия Әшрәфулла кызы, декан

Телефон:    (85557) 7-55-94

Факс:          (85557) 7-54-21

E-mail:       aasibgatullina@kpfu.ru

Адрес:        423600, Идел буе федераль округы, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Казан урамы, 89 нчы йорт, 95 нче аудитория.

Факультет тарихы 1962 елдан башлана, бу вакытта филология факультетында чит телләр кафедрасы оештырыла, соңрак, 1965 нче елда, аның нигезендә чит телләр факультеты ачыла. Факультетта махсус әдәбият китапханәсе, лингофон лабораториясе, компьютер классы, видеоматериал карау өчен махсус җайланмалар бар.

Факультетта өч кафедра оештырылган:

  • Инглиз филологиясе һәм мәдәниара аралашу нигезләре кафедрасы
  • Чит телләр кафедрасы
  • Немец филологиясе кафедрасы

III курстан башлап, факультет студентларының “Һөнәри аралашу өлкәсендә тәрҗемәче” өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укырга мөмкинлекләре бар.  (уку срогы – 2, 5 ел). Укытучылар һәм студентлар Халыкара конкурсларда катнашалар, чит ил университетларында фәнни стажировкалар үтү өчен грантлар башкаралар.

Факультетта кытай теле укытыла. Дәресләрне Хунань университеты укытучысы Ли Чжен Вень алып бара.