Икътисад һәм идарә факультеты

Җитәкче:    Бахвалов Сергей Юрьевич,  декан вазыйфаларын башкаручы

Телефон:    (85557) 7-54-21 (директорның кабул итү бүлмәсе)

Факс:          (85557) 7-54-21

E-mail:       sjbahvalov@kpfu.ru

Адрес:        423600, Россия, Идел буе федераль округы, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Казан урамы, 89 нчы йорт, 9 нчы аудитория.

Идел буе федераль округының җитештерүчәнлек потенциалы төрле тармакларны үз эченә ала: машина төзелеше, нефть эшкәртү, химия промышленносте. Бу шартларда КФУ ның Алабуга институты идарә һәм икътисад факультеты эре һәм кече бизнесның хезмәт базарын идарә һәм икътисади үсеш өлкәсен яңа буын белгечләр белән тәэмин итү бурычын куя

Идарә һәм икътисад факультеты КФУ ның Алабуга институтында 2011 елда үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Факультетта көндезге бүлектә һәм читтән торып белем алу оештырылган.

Идарә һәм икътисад факультеты студентлары практиканы һәм стажировканы “Алабуга” махсус икътисади зонасында, Федераль салым хезмәте идарәләрендә, шулай ук банкларда, иминият компанияләрендә үтә алалар.

«Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында һәр елны «Җәйге икътисад мәктәбе» эшли. Анда студентлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен әйдәп баручы белгечләр чакырыла.

Факультетта икътисад һәм менеджмент кафедрасы эшли.