Җитәкче: Кузьменко Валентина Игоревна
Телефон: 8(8557) 7-05-82
Факс: 8(8557) 7-54-21
E-mail: VIKuzmenko@kpfu.ru
Адрес: 423600, Россия, Идел буе федераль округы, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Казан урамы, 89 нчы йорт, 80 нче аудитория.
Алабуга институтында юридик бүлек читтән торып белем алуны 2003нче елдан тормышка ашыра. Ә 2007 елдан көндезге бүлек тә үз эшен башлап җибәрә. Шушы вакыт эчендә институт «Юриспруденция» белгечлеге буенча 10 чыгарылыш хокук белеме укытучылары әзерләп чыгарды. 2011 елның сентябреннән бакалаврлар әзерләнә башлады: 030900.62 Юриспруденция («Гражданлык хокукы» профиле буенча) һәм 050100.62 Педагогик белем бирү ( “Хокук белеме” профиле буенча).
Казан федераль университеты Алабуга институтының мөстәкыйль бер тармагы буларак юридик факультет тарих һәм юриспруденции факультетын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә юридик бүлек базасында оештырылды. Факультет ачылу ректорның № 01-06/750, 20 июль, 2016ел боерыгы белән расланган.
Факультетта 20 укытучы эшли, алар арасында 3 профессор, 11фән кандидаты. Уку-укыту эшчәнлегендә судьялар, адвокатлар, нотариус хезмәткәрләре дә катнаша. Укуны тәмамлагач, студентлар «Юрист» квалификациясе алып чыгалар.
Бу елга кадәр белем бирү «Гражданлык хокукы» профиле буенча алып барылды, ә 2017 елдан «Җинаять хокукы» профиле буенча да абитуриентлар кабул ителә.
Укытучылар институтның инновацион проектларында катнашалар, грантлар әзерлиләр, фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, «Балалар университеты» кысаларында , «Интеллето» җәйге лагеренда дәресләр үткәрәләр. Биш ел буе факультетта «Юридик клиника» «Хокук тәрбиясе мәктәбе», халыкара хокуклар буенча фәнни түгәрәк эшләп килә.
Факультетта өч кафедра оештырылган:
- Дәүләти һәм шәхси хокуклар кафедрасы
- Җинаять процесслары һәм суд эшчәнлеге нигезләре кафедрасы
- Хокук белемнәре нигезләрен өйрәтү теориясе һәм методикасы