КФУның Алабуга институты

Төп мәгълүмат

Белем бирү оешмасының оештырылу вакыты: 11 февраль, 2011 нче ел (Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 156 номерлы боерыгы)

Белем бирү оешмасының учредителе (учредительләре):

Учредитель: Россия Федерациясе; Учредитель вазыйфаларын башкаручы: Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы

Белем бирү оешмасы учредителе җитәкчесенең исеме, фамилиясе, әтисенең исеме:

Ольга Юрьевна Васильева – Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры

Учредительнең юридик адресы: 125993, Мәскәү шәһәре, Тверь урамы, 11 нче йорт, ГСП-3

Учредительнең контакт өчен телефоны: белешмәләр хезмәте: +7(495)539-55-19, факс: +7(495)629-08-91

Учредительнең электрон почта адресы: info@mon.gov.ru

Учредительнең “Интернет” челтәрендәге сайт адресы: минобрнауки.рф

Белем бирү оешмасының урнашкан урыны:

Юридик адресы:  420008, Россия Федерациясе, Идел буе федераль округы, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 18 нче йорт

Фактик адресы:  423604, Россия Федерациясе, Идел буе федераль округы, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Казан урамы, 89 нчы йорт

Эш вакыты: дүшәмбе-җомга – 8:00 дән 17:00 сәг. кадәр

Контакт өчен мәгълүмат: тел. +7(85557) 7-53-50, факс +7(85557) 7-54-21

Электрон почта адресы: elabuga@kpfu.ru

 

Белем бирү оешмасы турында кыскача мәгълүмат:

«Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең  Алабуга шәһәрендәге филиалы КФУга кушылган «Алабуга дәүләт педагогия университеты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе базасында оештырылган.

«Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен, «Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен, «Казан дәүләт финанс-икътисад институты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен, «Алабуга дәүләт педагогика университеты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен яңача үзгәртеп кору буенча Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 нче елның 2 нче февралендәге 156 нчы номерлы боерыгы нигезендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең  Алабуга шәһәрендәге филиалы» дип исемләнә.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 нче елның 22 нче гыйнварындагы ««Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге филиалларын һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең уставына үзгәртүләр кертү турында» 22 нче номерлы боерыгы нигезендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең  Алабуга институты (филиал)» дип исемләнә.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче елның 13 нче июлендәге 714 нче номерлы боерыгы нигезендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Алабуга институты (филиал)» «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең  Алабуга институты (филиал)» дип исемләнә.

Алабуга институты Казан федераль университеты структурасында Кама ягында (Прикамского края) мәдәният һәм мәгърифәт үзәге буларак лаеклы урын алып тора. Югары уку йорты үзенең 115 еллык тарихында мәгариф өлкәсенә 50 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.

КФУның Алабуга институты тарихы 1898 елдан, Епархиаль хатын-кызлар училищесына нигез салынган чордан башлана. 1939 нчы елда укытучылар институты эшчәнлеген башлап җибәрә. 1952 нче елда уку йортына дәүләт педагогика институты статусы бирелә. 2003 нче елда институт Алабуга дәүләт педагогика университеты буларак үзгәртелә. 2010 елда Россия Федерациясе хөкүмәте карары буенча Казан (Идел буе) федераль университеты оештырыла, 2011 елда Татарстанның 5 иң зур югары уку йорты белән беррәттән Алабуга институты да КФУ структурасына кертелә.

Югары уку йортында белем бирү берничә юнәлештә алып барыла: 38 белгечлек  буенча бакалавриат, 7 белгечлек буенча магистратура, 10 белгечлек буенча аспирантура. Институтта 4200 студент укый. Укыту процессын һәм фәнни эшчәнлекне 200 укытучы һәм фән эшлеклесе коллективы тәэмин итә. Аларның 70 %  гыйльми дәрәҗәгә ия.

Югары уку йортының материаль-техник базасы зур: заманча  җиһазландырылган 5 уку корпусы, 24 фәнни-тикшеренү лабораториясе,  бай мәгълүматлы электрон һәм классик китапханәләр комплексы, өч тулай торак, студентлар кафесы, музейлар комплексы, телеведение студиясе, спорт комплексы, «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагере бар.

Чит ил институтлары галимнәре белән ярдәмләшеп эшләү нәтиҗәсе буларак Алабуга институты галимнәренең төрле илләрдә басылып чыккан фәнни хезмәтләрнең саны артканнан-арта бара. 2016 елда Education өлкәсендә 46 мәкалә басылып чыкты, Scopus – 93, WoS – 15. Институт укытучылары РФ президенты РГНФ, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы грантларын яулауга ирештеләр, Мәгариф системасын үстерү һәм модернизацияләү юнәлешендә федераль проектларда катнашалар. «РобоСтарт» проекты кысаларында мәктәпләр өчен эшләнгән беренче апробация үтә. Алабуга институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән  Халыкара дәрәҗәдә үткәрелә торган Цветаева укулары, Халыкара Стахеев укулары, Халыкара Мәхмүтов укулары, Халыкара тюркологик конференция фән эшлеклеләрен даими үзенә тартып тора. Мәктәп укытучыларының Халыкара фестивалендә ел саен 500 дән артык педагог катнаша. 2017 елда да төрле илләрнең әйдәп баручы укытучылары, галимнәре модератор буларак чыгыш ясадылар. (Россия, АКШ, Германия, Төркия, Израиль, Белоруссия, Әзербайҗан һ.б.).

Алабуга институты проектлары укучыларда фәнгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән: ел дәвамында укытучылар «Балалар университеты»нда дәресләр алып баралар, җәй көне интеллектуаль-сәламәтләндерү лагере «ИнтеЛЛето» эшли.

Ел саен укуны тәмамлаучыларның 70 % тан артыгы Татарстан һәм Россия мәктәпләренә эшкә китә.

Педагогик юнәлеш белән беррәттән башка юнәлештә дә эш алып барыла: кулланма информатика, энергетика, икътисад һәм менеджмент, юриспруденция. Кама промышленность кластеры һәм «Алабуга».махсус икътисад зонасы предприятиеләре белән тыгыз элемтә урнаштырылган.