Сутлы нефть һәм табигый битумнар кафедрасы

Татарстанда нефть, газ һәм химия үсешен югары технологияләр дәрәҗәсенә җиткерү өчен табигый байлыклар, галимнәр тарафыннан алып барыла торган фәнни тикшеренүләр һәм уку-укытуда булган  барлык яңалыклар әлеге үсеш өчен уңай шартлар булып тора.

ТРнда уртача 80 м алып 200 м кадәр тирәнлектә урнашкан табигый битумнарның суммар ресурсы 1,4 млрд.т 7,8 млрд.т кадәр җитә, ягъни РФ ресурсларының 36% тәшкил итә.

Фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне үстерү максатыннан, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлаштыру эшләрен уку-укыту бүлекчәсе эшчәнлеге белән берләштерү аеруча әһәмиятле. Нәтиҗәдә, инженерлык юнәлешендә «Нефть һәм газ эше» белгечлеге буенча заман һәм  яңа укыту стандартлары таләпләренә туры килгән укучылар әзерләп чыгару төп масктларның берсе булып тора.

Якын киләчәктә сутлы нефть һәм табигый битумнар арзан энергия чыганагы буларак кулланылырга мөмкиннәр. Алар нефть дефицитын тулыландыру белән беррәттән, дәвамлы вакыт аралыгында, «энергетик күпер» вазифасын да үти алалар.

Татарстан өчен бүгенге көндә иң әһәмиятле өлкәләрнең берсе булып сутлы нефть һәм битумнарны эшкәртү барышында  бензинлы һәм дизель фракцияле, сутсыз майлар һәм битумлы чимал алу тора.

2011 елның 29 июнендә сутлы нефть һәм табигый битумнар кафедрасы оешуны (Ректорның 29.06.11 нән №06/278 Боерыгы нигезендә) инновацион алга китеш дип сыйфатларга мөмкин.

Инновацион процесслар:

  • Идел буе регионы һәм Россиянең инновацион эшчәнлегендә актив катнашу;
  • университетның үз эчендә инновацион реформалар үткәрү һәм үсешкә ирешү;
  • Россия һәм чит ил энергия эшләп чыгару оешмалары, федераль һәм регионнарның дәүләт структуралары белән нигезендә яңарыш яткан бәйләнешләрне үстерү;
  • университетның фәнни, уку-укыту һәм инновацион эшчәнлеге материаль-техник базасын үстерү һәм яңартуга максатыннан финанс һәм ресурслы ярдәм күрсәтү.

Сутлы нефть һәм табигый битумнар кафедрасының төп максаты – заман таләпләренә туры килгән, конкуренциягә мөнәсәбәтле каршы тора ала торган, югары белемле һәм үзлегеннән үсешкә сәләтле, җәмгыять һәм дәүләт өчен файдалы белгечләр әзерләү.