Гомуми геология һәм гидрогеология кафедрасы

Кафедра 1952 елның октябрендә оеша. Кафедрага нигез салучы һәм беренче җитәкчесе Татарстан республикасында гидрогеологик хезмәтне башлап җибәрүчеләрнең берсе С.Г. Каштанов була. Бүгенге көндә кафедраны Э.А. Королёв  җитәкли.

Кафедра коллективы 21 кешедән тора, шуларның 14 – укытучылар. Алар арасында 3 фән докторы, 9 фән кандидаты, шул исәптән 2 профессор, 9 доцент, 1 өлкән укытучы һәм 2 ассистент. Кафедра түбәндәге фәннәрне укытуны тәэмин итә:

  • Гомуми геология
  • Гидрогеология
  • Инженер геологиясе
  • Геотектоника
  • Геокриология,
  • Гидрогеохимия
  • Нефть һәм газ бассейннарының гидрогеологиясе
  • Нефть һәм газ чыганакларының гидрогеологиясе һәм сулары.

Кафедрага өч лаборатория карый: гидрогеохимия (җир асты суларының химик составының анализы), инженер-геология (туфракның физик-механик сыйфатларын анализлау) һәм компьютерлаштырылган рентген томографиясе лабораториясе (туфракның сыйдырышын һәм фильтрация ясау үзенчәлеген анализлау).

Белгечләрне әзерләүнең төп профиле – гидрогеология һәм инженер геологиясе.