Палеонтология һәм стратиграфия кафедрасы

Геогнозия һәм палеонтология кафедрасы Казан университеты Уставы буенча 1863 елда оеша. Кафедраның бүгенге атамасы «Тарихи геология һәм палеонтология» 1934 елда раслана.

Казан университеты палеонтология мәктәбенә нигез 1805 елда Табигый тарих кабинеты (Табигый Кабинет) оештырылу белән салына.

1823-1829 елларда Казан университетында мәшһүр рус палеонтологы Эдуард Иванович Эйхевальд (1795-1876) фәнни эшчәнлек алып бара. Зоологик һәм палеонтологик тикшеренүләр алып барганы өчен 1824 елда аны Император фәннәр Академиясенең корреспондент-әгъзасы итеп сайлыйлар.

Университетның яңа Уставы буенча 1863 елда, Россиядә геологияне өйрәнүне көчәйтү максатыннан, барлык университетларда мөстәкыйль геогнозия һәм палеонтология кафедралары оештырылырга тиеш була. 1865 елда, университет Уставын үтәү максатыннан, Казан университетында эшләп килгән Минералогия Кабинеты составыннан мөстәкыйль Геология Кабинетын аерып чыгаралар. Бер елдан соң геогнозия һәм палеонтология кафедрасы оеша. Бу ике структураны да – Кабинетны һәм кафедраны – Николай Алексеевич Головкинский (1834-1897) җитәкли.

Казан университетында палеонтологик мәктәпнең барлыкка килүе һәм эшли башлавы Н. А. Головкинский исеме белән бәйле. Н.А. Головкинский хезмәтләрендә палеофаунистик тикшеренүләр фацияләрне өйрәнүгә бик тыгыз бәйләнгән. Бу аны хаклы рәвештә Россия геологиясендә фацияләр турындагы гыйлемгә нигез салучы дип санарга мөмкинчелек бирә.

Ул 1880 елдан Казан университеты каршында эшләп килгән Табигать фәннәре белгече җәмгыятенең президенты булып тора. 1873 елда Геология Кабинеты, геология һәм палеонтология кафедрасы җитәкчесе булган Н. А. Головкинскийга алмашка Александр Антонович Штукенберг (1844-1905) килә.

Укучылары белән берлектә Штукенберг университетның Геология Кабинетында фауна һәм флораның монографик коллекцияләрен төзүне башлап җибәрә. Бу коллекцияләр җыелмасы киләчәктә төзеләчәк Геология Музееның нигезе булып тора. 1999 елдан музей галимнең исемен йөртә. Штукенберг геология белән шөгыльләнүдән тыш, профессиональ дәрәҗәдә археология, этнография белән дә шөгыльләнә, минералларның коллекциясен туплый.

XIX гасыр ахыры – XX йөз башында Казан палеонтология мәктәбендә бер дигән методист һәм оештыручы А. А. Штукенберг, Россия күләмендә танылган һәм авторитет алып килгән, укучылар тәрбияли.

Беренче чиратта, П. И. Кротов (1885) һәм А. В. Нечаев (1894) Россиянең Европа өлешенең көнчыгышында яткан Пермь чоры катламының палеонтологиясе һәм стратиграфиясе буенча нигезле хезмәтләр, һәм шулай ук Девон чоры (Н. Богатырев, 1899; П. А. Казанский, 1900; Л. Токаренко, 1903), Карбон чоры (М. Э. Янишевский, 1900) һәм Пермь чоры (Н. М. Романов, 1898; М. Э. Ноинский, 1899) умырткасызлар фаунасы, Пермь чоры ихтиофаунасы (Б. П. Кротов, 1904), Юра чоры ихтиозаврлары (П. А. Казанский, 1903), Кайнозой чоры умырткасызлары, имезүчеләре һәм фаунасы (А. В. Лаврский, 1895; А. В. Нечаев, 1897; М. Э. Янишевский, 1895; П. А. Казанский, 1904) дип аталган җентекле палеонтологик-биостратиграфик тикшеренүләр этәргеч була.

Казан мәктәбенең традицияләре әкренләп бөтен Россия территориясе буенча тарала: Киев политехник институтының геология һәм минералогия кафедрасын 1899 елда А. В. Нечаев җитәкли, М. Э. Янишевский 1902 елда Томск технологик институтының геология һәм палеонтология кафедрасы профессоры итеп сайлана, 1903 елда А. В. Лаврский Екатеринославск (Днепропетровск) югары тау училищесында минералогияне өйрәнүче профессор итеп билгеләнә.

1884 елда кабул ителгән Устав буенча Россиянең барлык университетларында эшләп килгән геогнозия һәм палеонтология исемле кафедра геология кафедрасы дип үзгәртелә. Казан университетында исә, бу кафедра минералогия кафедрасы белән кушылып минералогия һәм геология кафедрасына берләштерелә. Кафедраларны кушу формаль була. Элеккеге кебек үк, аерым Минералогия һәм Геология кабинетлары үз эшләрен дәвам итәләр. Минералогия фәннәре профессоры (1884 елда – бу барон Ф .Ф .Розен), геогнозия һәм палеонтология фәннәре профессоры (1884 елда – бу А. А. Штукенберг) вазифалары шулай ук сакланып кала.

1884 елдан берләштерелгән минералогия һәм геология кафедрасында бер үк вакытта минералогия кафедрасы профессорлары белән беррәттән геология һәм палеонтология кафедрасы профессорлары да укыта. Кафедраның мондый шартлы бүленеше 1917  елның февраленә кадәр кадәр дәвам итә. Геология һәм палеонтология фәннәре профессоры вазифасында торучыларга, беррәттән, Геология кабинетын җитәкләү дә йөкләнә.

Күренекле геолог һәм палеонтолог, профессор А. А. Штукенбергның соңгы укучысы профессор Михаил Эдуардович Ноинский Казан геология һәм палеонтология мәктәбенең методикасын һәм эшләү стилен инкыйлаб ялкыны аша егерменче йөзгә тапшыру бәхетенә ирешә.

Талантлы палеонтолог буларак, М. Э. Ноинский үз хезмәттәшләрендә һәм күпсанлы укучыларында: В. А. Чердынцевта, Е. И. Тихвинскаяда, Г. В. Распоповта, Н. П. Герасимовта, Д. Ф. Масленниковта, Г. С. Порфирьевта, Б. В. Селивановскийда һәм  геологиянең төрле өлкәләрендә палеонтология һәм биостратиграфия буенча тикшеренүләр үткәрүгә кызыксыну уята ала.

ХХ йөздә Казан университетында палеонтология мәктәбе үсеше В. А. Чердынцев һәм Е. И. Тихвинская кебек галимнәр һәм аларның укучылары исемнәре белән бәйле була.

1934 елда университетның мөстәкыйль берәмлеге буларак, тарихи геология һәм палеонтология кафедрасы оеша. Кафедраның беренче мөдире итеп Виктор Алексеевич Чердынцев билгеләнә. Ул алдагы елларда эшләгән галимнәрнең эш юнәлешләрен дәвам итә һәм шул бер үк вакытта Казан палеонтологларының микрофаунистик тикшеренүләрен башлап җибәрә.

В. А. Чердынцевның вафатыннан соң, 1954 елда тарихи геология һәм палеонтология кафедрасы мөдире итеп Борис Владимирович Селивановский (1907-1972) – Россиянең Европа өлешендәге югары пермь чоры стратиграфиясе һәм тектоникасын өйрәнү буенча күренекле белгеч – сайлана. Кафедра мөдире вазифасында ул 1968 елга кадәр эшли, һәм сәламәтлеге начарлану сәбәпле, лаеклы ялга китә.

Аннан соң кафедраны Россиянең Европа өлешендәге югары пермь чоры катламындагы диңгездән булмаган моллюскларны өйрәнү буенча зур белгеч, доцент Алексей Константинович Гусев (1922-1997) җитәкли.

1978 елда яңа мөдир итеп профессор Вячеслав Георгиевич Халымбаджа (1929-1997) билгеләнә. Ул Россиянең девон чоры системасының конодонтлары буенча алдынгы белгеч була.

1997 елның декабренда, В. Г. Халымбаджа вафатыннан соң, кафедра мөдире вазифасына Владимир Владимирович Силантьев сайлана.

Кафедра хезмәткәрләренең (М. Г. Солодухо, И. А. Антропов, А. В. Миртова, М. М. Васильева, В. Н. Егорова, Т. А. Кузнецова, Н. А. Валеева, М. С. Альтмарк, В. А. Лукин һ. б.) фәнни тикшеренүләре югары палеозой стратиграфиясенең һәм Көнчыгыш Европа платформасының киң территориясендә урнашкан неоген-дүртенчел катламының палеонтологик нигезләнүенә багышланган була. Бу юнәлеш бүгенге көндә дә кафедраның төп кыйбласы булып тора.

Кафедраның байлыгы булып Геология музее фондларында саклана торган сирәк палеонтология коллекцияләре дә исәпләнә. Кафедра хезмәткәрләренең методик эшкәртмәләре традицион формалардан тыш, геология һәм палеонтология буенча электрон уку-укыту әсбаплары, геофакның электрон мәгълүмат базалары һәм лекцияләрнең мультимедияле презентацияләреннән гыйбарәт.

Җәйге практика. Кафедра хезмәткәрләре геоэкология факультеты студентларының геология буенча кыр практикасын, нефть һәм геофизика белгечлекләрендә белем алучы студентларның геология (геокартирование) буенча икенче практикасын Иделнең уң ярында урнашкан Югары Осланнан алып Яр буе Морквашыга кадәр булган территориядә оештыра.

2003 елда университет җитәкчелеге кафедрага «Геолог» теплоходын төзекләндерергә ярдәм итә һәм әлеге теплоход белән студентлар кыр практикасына чыгалар.

Теплоходны эш барышында куллану геокарталаштыру буенча кыр дәресләрен бер үк вакытта 4 академик төркемдә (15 кыр бригадасы, 100 дән артык студент) оештырырга мөмкинлек бирә. Студентларга практика белән актив ялны берләштереп, полигон территориясендә күчеп йөререгә мөмкинчелек тудырыла, практика полигоны чикләреннән тыш урнашкан пермь системасы киселмәләрен өйрәнү максатынан оештырылган геологик экскурсияләр белән баета.

Кафедраның төп фәнни юнәлеше – Көнчыгыш Европа платформасының югары палеозой һәм неоген-дүртенчел катламының биостратиграфиясен өйрәнү. Әлеге фәнни тема кысаларында Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның 2007 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына булган Юлламасында Геология һәйкәлләрен саклауны тәэмин итү һәм аларны туристик программаларга кертүгә юнәлтелгән төп биш юнәлеш һәм бурыч кертелә.

Казан Кремле территориясендә урнашкан «Татарстан табигать тарихы музее»н оештыруда фәнни-техник ярдәм күрсәтүче (Гензаказчы – «Казан Кремле» Дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы; фәнни җитәкче – В. В. Силантьев).

Әлеге кафедраара һәм факультетара тема 2002 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев белән узган киңәшмә карары һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Р. Н. Миңнеханов 2005 елның 12 августында кул куйган 1243-р санлы боерыгы нигезендә ачыла.

2008 елның сентябрендә музейның беренче өлеше эксплуатациягә тапшырыла, 2009 елның маенда икенче өлеше дә эшли башлый.

Кафедраның фундаменталь биостратиграфик тикшеренүләре Россиянең Ведомствоара стратиграфик комитеты, Үзәк һәм Көньяк Рус платформасының Региональ Ведомствоара стратиграфик комиссиясе (РВСК), Себер РВСК, ЮНЕСКО каршындагы геологик мирасны саклау буенча Европа оешмасы (ProGeo) белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Кафедра Россия фәннәр академиясе каршында эшләп килүче Бөтенроссия палеонтология җәмгыяте Казан бүлекчәсенең үзәге булып тора.

2007 елда кафедра базасында В. Г. Халымбаджа истәлегенә багышланган «Россиянең югары палеозое: стратиграфия һәм палеогеография» Бөтенроссия фәнни конференциясе үткәрелә. 2009 елның сентябрендә кафедра Н. А. Головкинский истәлегенә багышланган «Россиянең югары палеозое: стратиграфия һәм фациаль анализ» II Бөтенроссия фәнни конференциясен оештыруда актив катнаша.