Геология һәм нефть-газ технологияләре институты

Геология һәм нефть-газ технологияләре институты 2011 елда КФУның геология факультеты нигезендә барлыкка килә. Институт КДУның геология факультеты традицяләрен дәвам иттерә.

Казан университетында геология өлкәсенә караган фәннәр 1804 елда уку йорты ачылгач ук өйрәнелә башлый. 1949 елда мөстәкыйль факультет буларак эшли башлый. 2011 елның 5 маеннан факультет геология һәм нефть-газ технологияләре институты исеме астында эшли башлый. Университетның күпьеллык тарихы дәвамында  бөтен дөньяга танылган  Казан геологлары мәктәбе оеша.

Институтка 7 кафедра, Өстәмә белем бирү, менеджмент, сыйфат һәм маркетинг үзәге, табигый битумнарны үзләштерүнең гыйльми-укыту үзәге, аэрокосмик технологияләрнең гыйльми-укыту үзәге, инженер-геологик һәм геофизик тикшеренүләрнең гыйльми-укыту үзәге, заманча җиһазландырылган егермедән артык фәнни һәм укыту лабораторияләре, «Петрофизика» укыту-гыйльми-тикшеренү комплексы, бай геология музее, укыту базалары һәм экспедиция эшләре үзәге, Россиядәге иң борынгы магнитлы обсерваторияләрнең берсе карый.

Бүгенге көндә Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында лаеклы остазлар – профессорлар, доцентлар һәм яшь укытучылар җитәкчелегендә 6 бакалавриат юнәлеше һәм 5 магистрлык программасы буенча 800 дән артык студент һәм аспирант белем ала.

Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында укыту ике юнәлеш буенча алып барыла: 05.03.01 «Геология» һәм 21.03.01 «Нефть-газ эше».

Бакалавриат программалары буенча уку көндезге бүлектә 4 ел тәшкил итә.

«Геология» юнәлеше буенча бакалавриат профильләре:

  • ГЕОЛОГИЯ
  • ГЕОФИЗИКА
  • ГЕОЛОГИЯ ҺӘМ ЯГУЛЫК КАЗЫЛМАЛАР ГЕОХИМИЯСЕ
  • ГИДРОГЕОЛОГИЯ ҺӘМ ИНЖЕНЕРЛЫК ГЕОЛОГИЯСЕ

Магистрлык программалары буенча уку 2 ел тәшкил итә (бакалавр яки белгеч дипломы булган затлар өчен), уку формасы – көндезге.

Магистрлык программалары:

  • УГЛЕВОДОРОДЛАР ЧЫГАРЫЛА ТОРГАН УРЫННАРНЫ ЭЗЛӘҮ ҺӘМ ТИКШЕРҮНЕҢ ЗАМАНЧА ГЕОФИЗИК ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ
  • ГЕОЛОГИЯ ҺӘМ ГЕОФИЗИКАДА ПЕРСПЕКТИВ ГЕОМӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
  • НЕФТЬ ҺӘМ ГАЗ ГЕОЛОГИЯ ҺӘМ ГЕОХИМИЯСЕ
  • СТРАТИГРАФИЯ
  • ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАР ЧЫГА ТОРГАН УРЫННАР ГЕОЛОГИЯСЕ
  • УРБАНИЗАЦИЯЛӘНГӘН ТЕРРИТОРИЯЛӘРНЕҢ ИНЖЕНЕРЛЫК ГЕОЛОГИЯСЕ ҺӘМ ГИДРОГЕОЛОГИЯСЕ
  • ҮЗЛЕ ТАБИГЫЙ БИТУМ ҺӘМ НЕФТЬНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮ
  • НЕФТЬ-ГАЗ ГЕОЛОГИЯСЕ МӘГЪЛҮМАТЛАРЫНЫҢ КОМПЛЕКСЛЫ АНАЛИЗЫ (ИНГЛИЗ ТЕЛЕНДӘ)

Институт галимнәренең студент һәм аспирантлар белән берлектә башкарган фәнни тикшеренүләре һәм эшкәртмәләре ел  саен төрле дәрәҗәдәге грант бәйгеләрендә, шул исәптән халыкара бәйгеләрдә дә, лаеклы урын ала. Институт Россиянең һәм чит илләрнең геологлар әзерли торган югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә тора.

Укытуны оештыру өчен институт лабораторияләре заманча компьютер техникасы һәм махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән. Укыту югары квалификацияле укытучылар җитәкчелегендә алып барыла. Алар арасында 21 профессор – фәннәр докторы һәм 43 доцент һәм фәннәр кандидаты. Гомумһөнәри һәм махсус фәннәрне өйрәнүдән тыш, безнең студентлар математика, физика, информатика, икътисад өлкәләре буенча да нигезле әзерлек ала.

КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институтын тәмамлаучылар Ватаныбызның бар төбәкләрендә һәм чит илләрдә хезмәт итә. Казан университеты дипломы дәүләт һәм шәхси оешмаларда югары вазифаларга урнашырга мөмкинлек бирә. Россия тарихында ел саен институтыбызны тәмамлаучылар (100%) үз белгечлекләре буенча, алга таба карьера үсеше вәгъдә иткән, эшкә чакыру алалар. Россиянең яңа тарихының һәр елында эшкә урнашырга 100% тәкъдим алды.

Адресыбыз: 420008, Казан, Кремль урамы 4/5, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты.

Тел/факс: (843) 233-71-61

E-mail: geofak@kpfu.ru