Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе

Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе бакалаврлар һәм магистрантлар: оештыручылар, халыкара хезмәттәшлек координаторлары, тикшеренүчеләр, укытучылар, һөнәри эшчәнлекне халыкара мәгариф киңлекләрендә проектлаштыручылар, шулай ук урта һәм югары мәктәптә заманча белем бирү һәм информацион-коммуникация технологияләренә ия булган чит ил теле укытучылары әзерли.

Югары мәктәп укытучылары югары һөнәри һәм фәнни белгечлеккә ия, инглиз теле укытучыларының милли берләшмәсе – NATE әгъзалары,  чит тел укытучыларының TESOL халыкара ассоциациясе, россия коммуникатив ассоциациясе (РКА),  Татарстан Республикасы буенча REGELTA инглиз теле укытучылары ассоциациясе әгъзалары булып торалар. Югары мәктәптә чит ил белгечләре  − мәсәлән, Пердью университеты укытучысы (АКШ, 2015елда QS рейтингында 89 позиция) PhD Н.Д. Пименова-Ашман һ.б. укыта.

Югары мәктәп базасында CLIL (Сontent and Language Integrated Learning) фәнни-белем бирү лабораториясе эшли. Аның кысаларында  билингвизм и билингваль белем бирү өлкәсендә фәнни эзләнүләр башкарыла, сәләтле балаларны поллингваль укыту буенча Татарстан Республикасының белем бирү оешмалары белән берлектә Россия гуманитар фәнни фонд грантлары башкарыла,  мәктәп һәм югары уку           йортлары укытучылары өчен заманча белем бирү һәм информацион технологияләрне куллану өлкәсендә фәнни-методик семинарлар уза.

Ел саен Югары мәктәп тарафннан оештырылган «Чорның тел тәме» дип аталган  республика фәнни-гамәли конференциясе уза.

Студентлар белән алышуны тәэмин итү программалары кысаларында Югары мәктәп Кытай партнер югары уку йортларыннан  килгән студентларны ел дәвамында, Ауропа, Япония һәм Америка партнер вузларыннан килгән студентларны исә бер семестр дәвамында укыта, шулай ук чит тел буларак рус телен өйрәнү өчен махсус тел әзерлеге курсларын тәэмин итә (А1 дәрәҗәсеннән С1 дәрәҗәсенә кадәр).

Югары мәктәптә «Һөнәри өлкәдә рус теле» дип аталган өстәмә белем бирү программасы буенча Ираннан килгән дипломатларны рус теленә өйрәтү башкарыла. Әлеге программа Россиядә һәм чит илләрдә халыкара (дипломатик) белгечлек буенча эшләүче чит ил укучылары өчен билгеләнгән.

Югары мәктәп укытучылары КФУның төрле институтларында укучы чит ил студентларын, магистрантларын, аспирантларын рус теленә өйрәтәләр, чит ил гражданнарын чит тел буларак рус теле буенча комплекслы имтихан бирергә әзерлиләр.

2016 нчы елда «Филология» (магистратура) юнәлеше буенча Пекин халыкара белем бирү университеты (Икенче Пекин чит телләр институты) белән икеләтелгән диплом бирү программасы эшли башлады. Шуңа аналогия рәвешендә Ю. Либига исемендәге Гиссен университеты белән дә оештыру эшләре алып барыла.

Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе җитәкчесе − профессор Бочина Татьяна Геннадьевна.

Контактлары: тел. +7(843)221-33-40, e-mail: Tatyana.Bochina@kpfu.ru

Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе 3 кафедрадан тора:

  • Чит тел буларак рус теле кафедрасы
  • Филологиядә белем бирү технологияләре һәм мәгълүмати системалар кафедрасы
  • Контрастив лингвистика кафедрасы