Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе

Югары мәктәп татар теле һәм башка төрки телләрне һөнәри дәрәҗәдә үзләштергән, аларның әдәбиятын һәм мәдәни кыйммәтләрен яхшы белгән бакалаврлар һәм магистрлар әзерли.

Укуны тәмамлаучылар югары, урта гомуми, өстәмә һәм мәктәпкә кадәр белем бирү өлкәсенә, фәнни-тикшеренү оешмаларына, тюркология үзәкләренә, дәүләт учрежденияләренә, гаммәви мәгълүмат чараларына, тәрҗемә оешмаларына, туристик фирма һәм агентлыкларга эшкә урнашалар.

Югары мәктәп хаклы рәвештә үзәген фән докторлары, профессорлар Ф.Г. Галимуллин, М.З. Зәкиев, Р.Р. Җамалетдинов, Х.Ю. Миннегулов, Ф.Ш. Нуриева, Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Ә.Ш. Юсупова, З.М. Явгильдина тәшкил иткән көчле фәнни-педагогик потенциалы белән горурлана ала. Югары мәктәпнең укытучы-профессор коллективы составында  Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъзалары, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының (Казахстан) халыкара тюркологик үзәге президиумы әгъзалары,  Россия Федерациясе Президенты каршындагы рус теле Советы президумы әгъзалары, Россия Федерациясенең филология һәм сәнгать өлкәсендә Югары аттестация комиссиясенең  эксперт шурасы әгъзалары, РФ һәм ТР атаклы фән эшлеклеләре, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, Россия дизайнерлар берлеге әгъзалары, сурәтләү сәнгатенең халыкара ассоциациясе (АИАП ЮНЕСКО), Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары һ.б. бар.

Югары мәктәп базасында «Татар теле экологиясе», «Тюркология һәм мәдәниятара коммуникация», «Лингвокультурология һәм лексикография», «Татар һәм идел буе халыкларының музыкаль фольклоры», «Әдәби һәм театр тәнкыйте», «Сәнгати-компьютер технологияләре һәм дизайн» фәнни-укыту лабраторияләре, «Art-дизайн» иҗади лабораториясе, «Мизгел» студентлар театры, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе һ.б.  эшли.

Соңгы елларда Югары мәктәп укытучылары тарафыннан гамәлгә куелган проектларның иң билгелеләре арасында Каюм Насыйри институты проекты, татар теле буенча халыкара сертификация үзәге,  татар теленә өйрәтүнең «Ана теле» онлайн-мәктәбе, «Ашыгыч лингвистик ярдәм», ел саен уздырыла торган «Телләрне үстерү һәм саклау» халыкара фәнни-гамәли форумы һ.б.  бар.

2013 нче елдан башлап, өч телдә (инглиз, татар һәм рус телендә) заманча дөньяви стандартларга җавап биргән «Tatarica» фәнни журналы басыла. Журналның халыкара редакция шурасы составына  бар дөньяга танылган югары академик репутацияле галимнәр керә. Журнал саннары дөньяның әйдәп бара торган фәнни китапханәләренә, университетларына һәм фәнни үзәкләренә җибәрелә. 2015 нче елда исә журнал иң зур дөньяви мәгълүмат базаларының берсе − EBSCOга керде, бу аңа киләчәктә бөтен дөньядагы киң фәнни аудиториягә юл ачарга ярдәм итәчәк.

Кафедралар:

  • Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы
  • Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы
  • Татар теле белеме кафедрасы
  • Татар әдәбияты кафедрасы
  • Татаристика и сәнгать белеме кафедрасы
  • Дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы