Чит ил һәм рус филологиясе Югары мәктәбе

Югары мәктәп рус теле һәм әдәбияты, славян телләре, инглиз теле һәм әдәбияты, алман теле һәм әдәбияты, испан теле һәм әдәбияты, тәрҗемә мәсьәләләрен өйрәнү өлкәсендә филологлар һәм педагоглар әзерли.  Югары дәрәҗәдәге фәнни-тикшеренү осталыгы, филологик, психологик-педагогик әзерлек укуны тәмамлаучыларга белем бирү өлкәсендә, социаль-гуманитар, мәдәни-мәгърифәт һәм иҗади өлкәләрдә үзләрен табу өчен киң мөмкинлекләр ача.

Чит ил һәм рус филологиясе Югары мәктәбе  укытучылары рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе, Europhras халыкара фразеологлар ассоциациясе, халыкара фәнни-мәдәни «Язма мирас» җәмгыяте, Америка тикшеренүләренең Ауропа ассоциациясе (EAAS), инглиз әдәбияты укытучыларының Ауропа ассоциациясе (ESSE), тел өйрәнү буенча тест үткәрү һәм бәя бирүнең Ауропа ассоциациясе (EALTA), рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ), Америка мәдәниятен өйрәнү җәмгыяте (ОИКС) һәм башка җәмгыятьләрнең, оешмаларның әгъзалары булып торалар. Уку-укыту процессына актив рәвештә чит ил укытучылары − туган теле чит тел булган укытучылар да җәлеп ителә. Студентлар стажировканы чит илләрдә узу, анда тел йөртүчеләр белән аралашып, тел өйрәнүне камилләштерү, белемнәрен арттыру, өйрәнә торган телгә караган мәдәният белән танышу мөмкинлегенә ия.

Югары мәктәп хезмәткәрләре компьютер һәм корпус лингвистикасы, нейролингвистика, палеославистика, американистика, германистика, испанистика, гамәли   эксперименталь фонетика өлкәсендә эзләнүләр алып баралар, халыкара фәнни грант проектларында катнашалар, зур фәнни конференцияләр оештыралар, Париж-3, Яңа Сорбонна (Франция) университетлары белән икеләтелгән диплом проектларын тормышка ашыруда һ.б. өлкәләрдә эшчәнлек күрсәтәләр. Актив үсешкә ирешкән өлкәләрнең берсе − клиник лингвистика − дисциплинаара фәнни юнәлеш кысаларында лингвистлар сөйләм бозылу, альгология һәм алекситимия  күренешләрен өйрәнеп, Казан федераль университетының медицина-санитар бүлеге − медсанчасть эшчәнлегендә катнашалар. Инглиз әдәбиятын өйрәнү кысаларында Оксфорд Россия фонды белән актив хезмәттәшлек алып барыла, ягъни Югары мәктәп, Оксфорд университеты (Бөекбритания) һәм Пермь дәүләт университетларының уртак проекты; Гиссен университеты (Германия) һәм Югары мәктәп белән берлектә башкарылган «Хәзерге заман Россия һәм алман драма һәм театры»  проектлары тормышка ашырыла.

Югары мәктәпне тәмамлаучылардан «Дебют» әдәби премиясе лауреаты шагыйрә  Анна Русс (2002), язучы һәм сценарист Денис Осокин (2001, иң яхшы сценарий өчен «Ника» премиясе  лауреаты, 2010), Беллы Ахмадуллина исемендәге россия-италия премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, доцент Артем Скворцов һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин.

Кафедралар:

  • рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы
  • рус теле һәм гамәли лингвистика кафедрасы
  • роман филологиясе кафедрасы
  • алман филологиясе кафедрасы