Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ФһМБИ) тарихы 1804 нче елда Казан император университетында сүз сәнгате бүлеге ачылганнан соң башлана.

Казан университетының элеккеге студенты Лев Толстой хөрмәтенә аталган ФһМБИ бүгенге көндә Казан федераль университетындагы иң зур институтларның берсе санала.  Институтта өч меңнән артык студент белем ала, өч йөздән артык укытучы һәм хезмәткәр (шул исәптән җитмеш бер фән докторы һәм йөз сиксән сигез фән кандидаты) эшли, чит илләрдән килгән тугыз укытучы укыта.

2016 нчы елның 30 нчы маенда Казан федераль университетының Гыйльми советы кабул иткән карар нигезендә, 2016 нчы елның 1нче сентябреннән Институт түбәндәге структурага ия:

  • Чит ил һәм рус филологиясе Югары мәктәбе
  • Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе
  • Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе

Институт филология, сәнгать һәм мәдәниятара багланышлар өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерли. ФһМБИны тәмамлаучылар фән, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чараларында − телевидение, газета, радио, матбугат хезмәте, реклама агентлыклары һәм PR-агентлыкларда, дәүләт идарә итү органнарында һәм коммерция оешмаларында, ягъни төрле өлкәләрдә хезмәт куялар.

Институтта фәнни-белем бирү үзәкләре эшли. Шулай ук биредә өстәмә белем бирү программаларының киң спектрын тәкъдим иткән һәм халыкара тел сертификациясен гамәлгә куйган  Казан халыкара лингвистик үзәге актив эшчәнлек алып бара.

Чит ил югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары белән халыкара хезмәттәшлек студентларга һәм институт хезмәткәрләренә төрле мобиль программаларда, фәнни һәм белем бирү проектларында, икеләтелгән диплом программаларында катнашу өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Безнең студентлар һәм укытучыларыбыз академик мобильлек программаларында актив катнашалар. 2016 нчы елда безгә партнер булган чит ил югары уку йортларында кырык сигез студент, аспирант һәм укытучыбыз стажировка узды. Сиксәннән артык хезмәткәр чит илдә узган конференцияләрдә катнашты. Институтыбыз студентлар алышу турындагы килешү нигезендә укырга килүчеләр саны буенча беренчелекне алды: 2016 нчы елда ФһМБИны ике йөз илледән артык чит ил студенты сайлады. Өч йөз илледән артык чит ил студенты исә бакалавриат, магистратура һәм аспирантураның төп программалары буенча укыйлар.

Безнең программалар чит ил югары уку йортлары һәм аккредитация оешмалары тарафыннан таныла һәм көтеп алына. 2011 нче елда «Педагогик белем бирү (чит тел (француз теле))» юнәлеше буенча «Париж – 3, Яңа Сорбонна» Франция университеты белән икеләтелгән диплом бирү бакалавриат программасын Press аккредитация оешмасы таныды. 2017 нче елда исә «Филология. Чит тел буларак рус теле» программасы EVALAG агентлыгы тарафыннан аккредитация үтте.

Институт укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләренең фәнни һәм репутация казанышлары QS World University Ranking әйдәп баручы дөнья рейтинг агентлыгы тарафыннан танылу тапты. 2017 нче елда университетыбыз лингвистика буенча дөньяның топ-150 иң яхшы университеты исемлегенә һәм инглиз теле һәм әдәбияты буенча топ-300 исемлегенә керде. Бу казанышка ирешүдә төп хезмәт куючы ФһМБИ булды.