“Оренбург тракты” спорткомплексы

Иҗтимагый – спорт комплексы “Оренбург тракты”

Иҗтимагый – спорт комплексы “Оренбург тракты” 1980 нче елда төзелә. 2010 нчы елда гына Казан университеты канат астына керә. Бүген исә син, КФУ студенты буларак, комплекс карамагындагы төрле спорт секцияләренә, “атынчык” һәм бассейнга йөри аласың. Әгәр синең дусларың Казан университетына укымасалар нишләргә? Аларны да үзең белән чакыр, чөнки ИСК ның ишекләре һәм теләге булган кеше өчен ачык.

Комплексның инфраструктурасы

“Оренбург тракты” комплексы үз эченә түбәндәге биналарны ала:

  1. Кунакханә

Монда университет хезмәткәрләре, тулай торакта яшәүче КФУ студентының дуслары, туроператор белән килешү нигезендә комлекска килгән кунаклар да бүлмә алып ял итәргә мөмкин.

  1. Уку корпусы
  2. Спорт-сәламәтләндерү комплексы

Монда синең карамакта ябык бассейн, тренажёрлар куелган зал, спорт уеннары өчен уңайлы җиһазландырылган мәйданчыклар.

“Оренбург тракты” иҗтимагый – спорт комплексында нәрсә белән шөгыльләнәләр?

Сиңа нәрсә күбрәк ошый – йөзүме яки төрле тренировкалармы? Корд буенча йөгерүме яки пинг-понг өчен өстәл өстеннән туп тәгәрәтүме? Сине кызыксындырган секцияләр һәм юнәлешләрнең кайсын телисең, шуны сайлау мөмкинлегең бар. Син нәрсәне өстен күрәсең, карар кыл.

Бассейннан һәм тренажёр залыннан тыш аквааэробика, зур һәм өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, мини-футбол, бадминтонны сайларга мөмкин.

Эш графигы:

Комплкс эш һәм ял көннәрендә 8 дән 23 сәгатькә кадәр ачык.

Элемтәләр:

Адрес: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 10 йорт.

Телефоны: +7 (843) 277 81 09; 277 81 98

E-mail: 2533302@mail.ru