“Мәскәү” спорткомплексы

2011 нче елдан “Мәскәү” спорткомплексы Казан федераль университеты карамагында. Шуңа күрә студентлар монда спорт белән шөгыльләнергә, ярышларда катнашырга һәм иптәшләре өчен җан атар өчен даими йөриләр.

Заллар саны һәм мәйданы

Спорткомплекс берничә спорт һәм административ зонага бүленгән, биш мең квадрат метрны тәшкил итә:

  • спортзал – 1133,12 кв.м.;
  • көрәш залы – 294, 86 кв.м.;
  • көрәш залы – 119, 25 кв.м.;
  • бию-гимнастика залы – 146, 55 кв. м.;
  • тренажер залы – 215,19 кв.м.;
  • административ һәм техник бүлмәләр.

“Мәскәү” спорткомплексында нәрсә белән шөгыльләнәләр?

Спорткомплекста берничә спорт мәктәбе ачылган:

  1. ДСЮШ “Яшьлек” (волейбол);
  2. ДСЮШ “Спектр” (тхэквандо);
  3. ДСЮШ “Грация” (нәфис гимнастика).

Моннан тыш син  тренажер залына спорт секцияләренә йөри аласың:

  • аэробика буенча;
  • айкидо;
  • бадминтон;
  • баскетбол;
  • көрәш;
  • волейбол;
  • гандбол;
  • джиу-джитсу;
  • дзюдо;
  • йога;
  • каратэ;
  • капоэйре;
  • кикбоксинг;
  • кудо;
  • өстәл теннисы;
  • пилатес;
  • сальсе;
  • катнаш көрәш;
  • спор биюе;
  • степ;
  • искечә биюләр;
  • трейсинг;
  • нәфис гимнасика;
  • шейпинг.

Җиһазлау һәм инфраструктура

Спортзал заманча итеп җиһазландырылган, тамашачылар өчен 150 кешелек трибуналар куелган. Нәкъ шушында ярышлар, студентларның матчлары һәм башка массакүләм мәдәни һәм спорт вакыйгалары уза.

Көрәш залында һәм авыр атлетика залында тәҗрибәле тренерлар кул астында үзең сайлаган спорт төре белән шөгыльләнә аласың.

Бию сәнгатен яратучылар һәм гимнастика белән мавыгучылар өчен зал барлык шартларга туры китереп җиһазландырылган.

Тренажёрлар залында көч арттыру, үз-үзеңне билгеле бер формада тоту өчен бөтен төр тренажёрлар да куелган.

“Мәскәү” спорткомплексында чишенү-киенү бүлмәләренә шәхси әйберләрне саклау өчен махсус шкафлар куелган.

Әгәр тамак ялгап аласың килсә, яки ашыгып, ашап аларга өлгермәгән булсаң, капкалап алу һәм чәй эчү мөмкинлеге дә каралган.

Медицина блогы- инфраструктураның иң әһәмиятле өлеше. Монда һәрвакыт җәрәхәтләнгән спротсменга яки үзен начар хис итүче тамашачыга ярдәм кулы сузарга әзер торучы медицина хезмәткәре була.

Массаж кабинеты тренировкалардан соң физик һәм психологик басымны җиңәргә ярдәм итә.

Эш графигы:

Спорткомплекс көн саен 7.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшли.

Элемтәләр:

Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 49 нчы йорт.

Телефоны: +7 (843) 237 68 50