Әгәр син Казан университетында укыйсың икән, “Бустан” атамасы сиңа мәгълүмдер. КФУның бу уникаль спорт комплексы 2010 нчы елда Владимр Путин шәхсән караган җиде объектның берсе иде. Нәкъ Универсиада вакытында монда волейбол матчлары һәм суда йөзүчеләрнең тренировкалары узды.
Заллар саны һәм мәйданы
“Бустан” спорт комплексы – ул 9,5 мең квадрат метрны иңләп алган рәттән урнашкан ике бина.
“Бустан” спорт комплексының беренче бинасы 6 мең квадрат метр мәйданны били. Бу территориядә төрле дәрәҗәдәге түбәндәге урыннар бар:
- волейбол уеннары өчен спортзал мәйданы – 2107 кв.м.;
- 974 кеше сыйдырышлы трибуналар;
- 120 кешегә исәпләнгән дүрт чишенү урыны;
- пресс-центр;
- конференц-зал;
- допинг-контроль (игътибар!) бүлмәсе булган медкабинет;
- административ һәм техник бүлмәләр.
Спорткомплекс күршесенә йөзү бассейны булган “Бустан” спорт үзәге урнашкан. Өч мең квадрат метрны иңләгән бассейн үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- зур бассейн – 695 кв.м.;
- кечкенә бассейн – 180,6 кв.м.;
- коры җирдән йөзү бассейны – 171.3 кв.м.;
- тренажерлар залы – 230,5 кв.м.;
- 140 урынлы алты чишенү-киенү бүлмәсе;
- административ һәм техник бүлмәләрне.
Спорткомплекста нәрсә белән шөгыльләнәләр?
Синең өчен “Бустан” дистәләгән спорт, сәламәтләндерү һәм физкультура юнәлешендә түбәндәгеләре тәкъдим итә:
Бассейнлы үзәктә:
- индивидуаль һәм төркемнәрдә йөзү белән;
- аквааэробика белән шөгыльләнергә мөмкин;
- балалар төркемнәрдә йөзгәндә энеңне яки якын туганыныңның баласын алып килергә мөмкин;
- моннан тыш йога, пилатес, бальный бию секцияләре эшли, җиһазландырылган “атынчык” та эшләп тора.
Спорткомплекста бассейннан тыш спорт юнәлешендә үсеш алу алу өчен тагын башка мөмкинчелекләр дә бар. Монда түбәндәге секцияләр эшли:
- волейбол;
- баскетбол;
- гандбол;
- теннис (олы һәм кече теннис);
- каратэ секцияләре;
- мини-футбол;
- бадминтон.
Инфраструктура һәм җиһазлау
“Бустан” спорткомлексында рәхәт һәм уңайлы. Җиһазландырылган заллардан һәм бассейннардан тыш яшүсмерләр һәм кызлар өчен чишенү-киенү урыннары да каралган.
Тренировкалардан соң ял итү һәм соц.челтәрдә иптәшләрең белән аралашып алу өчен интнрнет-кафе да эшләп тора.
Сүз уңаеннан, “Бустан” базасында нәфис гимнастика һәм йөзү буенча балалар өчен ике спорт мәктәбе эшли. Әгәр кечкенә энең яки сеңлең булса, үз тренировкаларыңны алар графигы белән тәңгәлләштерә аласың.
Эш графигы:
“Бустан”ның ике үзәге дә 7.00 дән 23.00 сәгатькә кадәр эшли. Шуңа күрә спорт белән уңайлы вакытта һәм тиешенчә шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Элемтәләр:
Адрес: Пр. Нужин проезды, 1 (споркомплекс) һәм Пр. Нужин проезды, 3 (бассей үзәге).
Телефоны: +7 (843) 221-04-02