Quacquarelli Symonds (QS) британ компаниясенең предмет рейтингы билгеле булды

Рәсми рәвештә Quacquarelli Symonds (QS) британ компаниясенең предмет рейтингы билгеле булды. Анда белгечләрне 48 юнәлештә әзерли торган дөньяның иң яхшы университетлары тәкъдим ителә. QS рейтингына 24 россия вузы кергән, Казан федераль университеты – 9 дисциплина буенча эләккән. Моның турында QS World University Rankings by Subject 2018 тикшеренүе күрсәтә. Рейтингның яңа версиясендә предмет дисциплиналарының саны арткан яңа “Классик тел […]

КФУда галим Ф.Әгъзамовны хөрмәтләделәр

15 февраль көнне Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә тантаналы рәвештә ВУЗның журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов исеме белән аталган аудитория ачылды. КФУ Гыйльми шурасы карары белән, журналистик белем бирүне оештырган кешенең исемен мәңгеләштерү максатыннан ЦИТның 224 нче аудиториясе сайланды. Исемле аудиторияне ачу тантанасында Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар союзы […]

Россия фәне көне уңаеннан ректор котлавы

Һәр елны илебезнең фәнни җәмәгатьчелеге 8 февральдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Россия фәне көнен билгеләп үтә. Бу удайдан КФУ ректоры Илшат Гафуров үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Анда мондый юллар бар. «Фән һәрвакыт икътисади үзгәртеп коруларның куәтле ресурсы, илебез байлыгының төп берәмлеге, техник прогрессның әйдәп бара торган төп көче булды. Бүген россия фәне дөньяда алдынгы урыннарны […]

Журналист Александр Минкин: «Журналистика – сәяси профессия»

Бүген, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә танылган журналист, театровед, 2 тапкыр «Алтын каләм» Россия журналистлары премиясе иясе Александр Минкин белән очрашу узды. Бүген ул Мәскәүдә чыга торган «Московский комсомолец» газетасында эшли. Очрашу аның Казанга килү сәбәбен аңлатудан башланды. Баксаң, ул биредә очраклы гына түгел икән. Шушы көннәрдә Татарстан башкаласында бара торган Ф.Шаляпин исемендәге XXXVI […]

КФУда Студентлар көненә – конференция

23-25 гыйнвар көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьяна көне»)» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Чарада Россия, шул исәптән Мәскәү һәм Казан, Татарстан шәһәрләренең югары уку йортлары, республика районнарының […]

«Әгъзамов укулары – 2018»

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне «Әгъзамов укулары – 2018» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. Конференция журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап уздырыла.  Конференциянең максаты – хәзерге заман журналистикасындагы фәнни, фәнни-гамәли һәм белем бирү проблемалары турында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү. Конференциянең бурычлары: 1) Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең милли журналистика тәҗрибәсен   […]

КФУда үз премиясен тапшырган Гөлсинә Галимуллина юбилеен билгеләп үтте

Күптән түгел генә КФУ татар журналистикасы юнәлешендә укучы студентларга үз премиясен өләшкән язучы Гөлсинә Галимуллина зурлап үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шунысы игътибарга лаек, язучыны чит илдә дә яхшы беләләр икән. Әйтик аны “Бельгия татарлары” ассоциациясе дә тәбрик иткән. Дистәдән артык басма авторы, “Ел китабы”, “Бәллүр каләм” примияләре иясе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре […]

Мәскәүдә Аяз Гыйләҗевнең “Ягез, бер дога” китабы тәкъдим ителәчәк

17 нче гыйнварда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тула. Мәгълүм булганча, күптән түгел генә аның “Ягез, бер дога” әсәренең рус телендәге “Давайте, помолимся” китабын тәкъдим иткәннәр иде. Аны әзерләүдә КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова актив эшләде. Ул берничә тапкыр аның белән ГУЛАГта булган кеше Арпад Голгоци белән очрашулар үткәрде һәм менә 19 гыйнвар […]

КФУда Виталий Чуркин исемендәге БМОның Казан моделе ачылуы булды

Бүген Казан федераль университетында Берләшкән Милләтләр ОешмасыныңВиталий Чуркин исемендәге Казан моделе старт алды. Киләчәктә дипломатлар,  төрле өлкәләрдә аналитиклар һәм белгечләр булачак студентлар халыкара хокук  экспертлары белән очраштылар. БМОның Казан моделе – дипломатия конференциясе ул, аның максаты – белгечләр хәзерләүнең сыйфатын арттыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларда дипломатия, аналитика һәм  экспертлык эшчәнлеген алып бару өчен  кадрлык потенциалын барлыкка китерү. Эшлекле уен […]

КФУ классик университетлар Топ-15 рейтингына керде

Казан федераль университеты Россиянең 2017 елда иң зур ихтыяҗ булган классик университетлар Топ-15 рейтингына керде. Илкүләм югары уку йортлары рейтингы аларга Россия икътисады ягыннан ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. 2017 елда тикшеренүдә Россиянең 81 субъектыннан 448 югары уку йорты катнашкан. Югары уку йортлары:  әзерләнгән белгечләрнең эш бирүчеләр ягыннан таләп ителүе, фәнни- тикшеренү продуктына сорау һәм башка критерийлар […]