«Әгъзамов укулары – 2018»

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне «Әгъзамов укулары – 2018» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. Конференция журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап уздырыла.

 Конференциянең максаты – хәзерге заман журналистикасындагы фәнни, фәнни-гамәли һәм белем бирү проблемалары турында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү.

Конференциянең бурычлары:

1) Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең милли журналистика тәҗрибәсен   гомумиләштерү;

2) медиа кырының мультимедиаләшүе шартларында милли журналистикаларның үзара бәйләнеш мөмкинлекләрен киңәйтү;

3) татар милли журналистикасын үстерү;

4) журналистик белем бирү системасын камилләштерү.

Конференция 2018 елның 15 февралендә Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узачак.

Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар булачак:

Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;

– Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;

– Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;

Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;

– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;

–  Милли газета-журналлар яңа үсеш модельләрен эзләү юлында;

– Чит илләрнең медиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;

–  Журналистларны укытуга яңача карашлар.

Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга була (конференция җыентыгы басылып чыгачак). Оештыру кертеме (взносы) Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән килүчеләргә 900 сум, ә чит илләрдән килүчеләргә € 20 евро тәшкил итә.

Конференциядә аралашу телләре: татар, рус, инглиз.

Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак. Мәкаләләрне (5-8 бит, 14 кегль, берле интервал, Times New Roman шрифты, кыр һәр яктан 2 см калдырыла, әдәбият исемлегенә сылтама шакмак җәяләрдә күрсәтелә [1; б. 22]), шулай ук конференциядә катнашу турындагы гаризаны аерым файлларда 2018 елның 1 февраленә кадәр конференциянең электрон адресына: tat.konf@mail.ru җибәрергә кирәк.

Гаризада катнашучының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, шулай ук эш урыны, гыйльми дәрәҗәсе һәм вазыйфасы, телефоны, электрон адресы күрсәтелү – мәҗбүри.

Безнең адрес: 420008, Казан шәһәре, профессор Нужин урамы, 1/37, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе.

Элемтә өчен телефоннар: (843) 233-76-29; (843) 233-74-34.

Җаваплы: Фатыйхова Мөршидә Хәнәфи кызы, доцент, филология фәннәре кандидаты. Телефон: 8 987 260 60 91.