“Бежевые мамы” тренды артында нәрсә яшеренгән? КФУ эксперты аңлатмасы
Психолог Илдар Абитов минимализм эстетикасында тәрбияләү турында. “Бежевая мама” – социаль челтәрләрдә яңа тренд. Үз балаларын чолгап алган бөтен әйбер өчен пастель төсләр сайлаган хатын-кызларны ирония аша шулай атыйлар. Аларның йорты нейтраль – аксыл көрән, соры, ак, крем төсләрендә. Балаларның кием-салымы, уенчыклары, үстерә торган китаплары, ашханә приборлары, башка кирәк-яраклары да шул ук пастель палитрада. Матур […]
